Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Шушы көннәрдә Казанда шагыйрь Рәниф Шәриповның 60 яшьлек юбилей кичәсе узды. Ул аянычлы язмышка дучар булса да, төшенкелеккә бирелмичә иҗат иткән. Рәниф Шәрипов – Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләргә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган кеше, 5 китап авторы.

Юбилей кичәсе авторның шигырьләре, тормышының кайбер вакыйгаларын чагылдырган театраль чыгышлар, Рәниф Шәрипов шигыренә язылган җырлар һәм татар халык биюләре белән үрелеп барды.

Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова Рәниф Шәриповка “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дип исемләнгән билге тапшырды.

Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов та үз сүзен әйтте:

“Рәниф шагыйрь буларак үз миссиясен ачык аңлый. Ул иҗатының башлангыч чорында ук шушы эшкә зур җаваплылык белән, бөтен җанын, белемен, рухын кушып алына. Һәм бу – туктаусыз омтылыш.

Рәниф Шәрипов – җитлеккән шагыйрь. Егерменче гасырның иң күренекле шагыйрьләре С.Хәким, И.Юзеев үз иткән, поэмаларын зурлаган кеше ул”, диде Илфак Ибраһимов һәм шагыйрьне күптән түгел гаилә коруы белән дә котлады.

Илфак Ибраһимов һәм Рәниф Шәрипов

Якташы, профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Рәниф Шәриповның рухи көче булуын, аның оптимистик иҗатына соклануын әйтте.

“Аның иҗаты – оптимистик. Фәнис Яруллин кебек, ул үзенең өендә көлеп ята. Безнең тормыштан көлеп, комедияләр яза. Югыйсә, ул мелодрамалар, трагедияләр язарга тиеш кебек иде”, диде ул.

Шагыйрь Кукмарада туган, Арчада балалар йортында үскән. Шуңа күрә аны ике район халкы да үз итә икән. Кичәгә шул район кунаклары да килде. Рәниф Шәриповның әнисе Саба ягыннан, авторны бу район вәкилләре дә котлады.

Кукмарадан Рәниф Шәрипов исемен йөртүче сыйныф укучылары да килгән

Русиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов Рәниф Шәрипов белән хезмәттәшлек итүләре, шагыйрьнең дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итүгә үз өлешен кертүе турында сөйләде.

Рәниф Шәрипов юбилей кичәсендәге чыгышларны бирелеп тыңлады, сәхнәгә чыгып котлаучылар гына түгел, башка кунаклар да аңа бүләкләрен тапшырды, чәчәк бәйләмнәренә күмде.

Автор иҗат кичәсен оештыручылар, бирегә килүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтте:

“Биредә төрле чагымда минем янымда булып, миңа ярдәм иткән, шагыйрь, язучы булып формалашуымда шактый роль уйнаган кешеләр утыра. Сез миңа бик кадерле. Сез булмасагыз, мин дә булмас идем. Кичәне оештыручы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенә рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба да бергә-бергә, бер-беребезгә таянып яшик”, диде Рәниф Шәрипов һәм үзенең шигырьләрен укыды.
Олы мәгънә, илаһи нур эзлим
Көнкүрештә кылган һәр эштән.
Бир ышаныч миңа, табигатем,
Ташлама син мине, фәрештәм!

Юанычым, ышанычым бетсә,
Шигъриятем калыр, иманым.
Мәхәббәт тә, моң да, хакыйкать тә
Шунда миңа, шунда, җиһаным.

Кешене бетерәсең килсә, телен бетер

Рәниф Шәриповның юбилей кичәсендә яңгыраган шигырьләре тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек иде – тыңлаучылар мөкиббән китеп, бирелеп тыңлады.

Кояш сүнде, диеп еламадым,
Кара төскә көннәр буялгач.
Уянсам да, кайчак, ыңгырашып,
Тыным чыгармадым, уянгач,
дигән юлларда авторның шәхси фаҗигасе, аның чыдам, сабыр булуы чагылган.

Рәниф Шәрипов, йөри алмаса да, өметсезләнми, сынаулар каршында туктап калмый. Бу сыйфаты турында ул: “Җилгә каршы аркам белән басмадым”, дип әйтә.

Өметләрем өзелгәндә,
Тетрәп китеп тайсам да,
Җилгә каршы аркам белән
Борылмыйм беркайчан да.

Барып җиткәч, йөгәнсез җил,
Кулга чорнап ялыңны,
Җиргә иям әле сине,
Өзгәнгә хыялымны.

Автор үзенең балачагы турында да уйлана. Сәхнәдә яңгыраган бер поэмасында ул лирик геройның салкын кыш көнендә тимер ишек тоткасына телен ябыштыруы турында сөйли.

Өйдә үлем түшәгендәге әнисе соңгы минутларын кичерә. Малай үзе елый, үзе ярдәм сорый, нишләргә дә белми. Аптырагач, телен тартып алып, әнисе янына керә. Әмма, авызы тулы кан булу сәбәпле, бәхилләшү сүзләрен дә әйтә алмый.

Аһ, зәмһәрир суык, урыс кышы,
Тырмыйм, ертам ишек чыптасын.
Ябыштым да каттым телем белән,
Яладым да тимер тоткасын.

Чирле әнкәм өйдә үлеп ята,
Ә мин ача алмыйм ишекне.
Тел очын тота салкын тимер.
Тынсыз елыйм – беркем ишетми.

Кычкырып та, ычкынып та булмый,
Дөньяның мин – чүп бер баласы.
Бөтен телең бозга әйләнгәнче,
Әллә кисәк тартып аласы?

Автор әлеге күренешне дәвам итеп, тел турында уйланулары, кешене, дәүләтне бетерү өчен беренче чиратта телнең юк ителүе турында яза. Адәм затын бетерәсең килсә, башта аның телен бетер, ә телсез кеше үзен дә, илен дә җимерәчәк, ди ул.

...Мин аңладым: әгәр дошман илен
Бетерәсең килсә, җимереп,
Аягын да түгел, кулын түгел,
Телен бәйлә икән иң элек.
Рәниф Шәрипов телне тамыр белән чагыштыра. Нәсел-кавемен сакларга теләгән кешенең үз телен сакларга тиеш булуына ишарәли.

Тел – тамыр ул.
Нәсел-кавемнәрнең
Кендекләре шуңа береккән.
Үзен саклар өчен алар
Телен саклый икән
Элек-электән.
Автор бу әсәрендә телен тимергә ябыштырган малай образында халыкны, үлем түшәгендә ятучы анада татар милләтен, дәүләтчелеген күрсәтә кебек.

Кузгалырмы кавем бер көн айнып,
- Улым, үләм! - дигән тавыштан?
Вакыт бикле, көннәр кадакланган,
Телебезгә еллар ябышкан.

Киң шикелле иде безгә җиһан,
Иксез-чиксез дөнья тар икән.
Дүрт як кыйбла – ирек түгел икән,
Диңгез тирән, Алла бар икән.
Рәниф Шәрипов бу әсәрендә бер генә “татар” сүзен кулланмаса да, милләтебезне уянырга чакыруы, халыкка эндәшүе аңлашыла. Поэманың ахырында ул нәтиҗәләр ясый, дингә килә, яшь чагында киң булып тоелган дөньяның, ирекнең тар, кысан булуын аңлый.


Рәниф Шәрипов Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туа. 11 яшьлек вакытында, әнисе вафат булганнан соң, Арча районы Субаш-Аты авылындагы балалар йортында тәрбияләнеп үсә, шунда урта мәктәпне тәмамлый.

Уку елларында бик күп китап укый, шигырьләр дә яза. Казанның химия-технология институтына керә, аннары хәрби хезмәткә чакырыла.

Рәниф Шәрипов төньяк хәрби флотындагы корабта сигналчы матрос, ярты елдан бүлек командиры булып хезмәт итә. Үз хәрби һөнәренең остасы буларак, бер корабта йөкләмәсен үтәп кайтуга, шунда ук икенче кораб белән кабат диңгезгә чыгып китә.

Нәтиҗәдә, төньякның салкын, туктаусыз давыллы табигать шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәнифне инвалид хәлендә Казанга кайтарып куялар.

Язмыш сынауларына бирешмичә, Рәниф Шәрипов әдәби эшкә керешә. Үзлегеннән күп укый, күп яза, поляк һәм инглиз телләрен өйрәнә, шул телләрдә дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныша.


Шигырьләре 70нче елларда “Татарстан яшьләре” газетында, “Идел” альманахы битләрендә чыга, радиотапшыруларда яңгырый. 1979 елда С.Хәким белән И.Юзеев, махсус кереш сүз язып, “Чокырча тавы” исемле поэмасын “Социалистик татарстан” газетында бастыра. Аларның ук шәхси тәкъдиме белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында “Тәрәзәдә утлар” беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы басыла.

Рәниф Шәрипов – дистәдән артык поэмалар авторы гына түгел, пьеса, бәйрәм сценарийлары, яңа китапларга рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен язучы да әле.


Балалар өчен “Ян, учагым!” шигъри җыентыгын да ул язган. 1989нчы елда “Күк һәм күңел йолдызлары”, 1996да “Йорт иясе”, 2005тә “Мәңгелек сер” китаплары дөнья күргән.

Бүген бу китапларны Казанда табып булмый.

“Тиздән бер китабым чыгарга тора, шуны табып укысагыз гына инде. Ә элек чыккан китаплар минем өйдә генә калды”, диде Рәниф Шәрипов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG