Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендә боралак казасында җиде кеше һәлак булды


Омски өлкәсендә Ми-8 боралагы казасында җиде кеше һәлак булды һәм өч кеше яраланды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә үзәге хәбәр итүенчә, каза бүген иртән Тары районындагы Крапивинский нефть ятмасы тирәсендә булган.

Җиргә төшеп утырганда, әлегә билгесез сәбәптән, боралак 50 метрлап читкә тайпылган. Боралак җиргә төшеп аңа ут капкан. Янган боралакны башка бер боралактан күреп алганнар.

Боралактагы очучылардан кала һәммә кеше һәлак булган. Очучылар якындагы хастаханәгә салынган.
XS
SM
MD
LG