Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян һөҗүменнән соң Сеул хәрби көчләрен ныгыта


Көньяк Корея Төньяк Кореяның артиллерия һөҗүменнән соң, җавап чараларын күздән кичерә һәм хәрби көчләрен ныгыта.

Төньяк Кореяның сишәмбедәге һөҗүменнән соң, Көньяк Корея президенты Ли Мең Бак илнең кораллы көчләрен тагын да ныгытачагын белдерде.

Кораллы көчләр бигрәк тә һөҗүмгә дучар булган Йонпьең утравында арттырылачак. Сишәмбе көнне коммунистик Кореяның әлеге утрауны артиллерия утына тотуы нәтиҗәсендә ике хәрби, ике цивиль һәлак булды, 18 кеше яраланды, дистәләрчә йорт янды.

Ли Мең Бак
Президент Ли хөкүмәтнең һөҗүмнән соң үткәрелгән гадәттән тыш утырышында Көньяк Корея яңа һөҗүмгә әзер тотырга тиеш диде.

“Безнең сакчылар Төньяк Кореяның тагын бер провокация мөмкинлегенә әзер торырга тиеш» дип, Ли андый һөҗүмнең теләсә кайчан булу мөмкинлеген әйтте.

Матбугатта, Ли хөкүмәтенең бу һөҗүмгә йомшак җавап бирүен тәнкыйтьләүләрдән соң, хөкүмәт Төньяк Кореяның провокацияләренә җавап бирү кагыйдәләренең күздән кичерелеп, кырысрак җавап ягына үзгәртеләчәген белдерде.

Белдерүдә хәрбиләрнең җир өстендәге, бигрәк тә чик буендагы кагыйдәләрне үзгәртәчәге әйтелә. Һөҗүмнәрнең тыныч халыкка каршымы, хәрбиләргә каршымы булуына карап, җавап һөҗүменең төрле дәрәҗәләре дә билгеләнәчәк.

Көньяк Корея хәрбиләре илне Пхеньянның провокацияләреннән саклау өчен җитәрлек чаралар күрмәүдә гаепләнгәннән соң, Көньяк Корея саклану министры Ким Тхэ Ең пәнҗешәмбе вазифасыннан китте.

Йонпьең утравында хәрби база һәм 1300 кешелек балыкчылар гаиләләре урнашкан. Сишәмбедә бу утрауны артиллерия утына тоту Корея ярымутавында соңгы берничә дистә елдагы иң зур киеренкелеккә сәбәп булды. АКШ Пхеньянны авызлыклау өчен Төньяк Кореяның күршесе һәм күптәнге беректәше, таянычы булган Кытайга мөрәҗәгать итте.

Төньяк Корея һөҗүмне Көньяк Кореяның утрауда үткәрелүче хәрби күнегүләренә җавап буларак оештырганын әйтә.

Кытай тышкы эшләр министры Яң Җиечи Сеул сәфәрен кичектерергә мәҗбүр булды.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Һоң Лай Җиечи әлеге сәфәрне үзенең эш җәдвәле сәбәпле кичектерергә мәҗбүр булды диде һәм Пекинның Сеулдан сәфәр өчен башка вакыт билгеләүне соравын белдерде.
XS
SM
MD
LG