Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:53

“Татар егете” Шәймиев эшен дәвам итәргә тели


Җиңү яулаган Идел Кыямов бию башкара

Җиңү яулаган Идел Кыямов бию башкара

Казанда югары сыйныфларда укучылар арасында “Татар егете” бәйгесе үтте. Егетләрнең күбесе түрә була калган очракта миллилекне күтәрәчәк.

Казанның Совет районындагы 149нчы лицей укучысы Азат Әхмәтов югары белем алып чыккач башкала мэры булырга каршы түгел. Бүген Казан хакимияте алып бара торган спортны үстерү аның күңеленә хуш килә икән. Ә татар мәктәпләренең хәле Азатны бигрәк тә борчый. Мэр булса ул беренче эше итеп милли мәгарифкә игътибар арттырачак.

“Соңгы елларда татар теле дәресләре күпкә булмаса да, кимеде. Дәресләр саны артса, “Татар егете” кебек бәйгеләр күбрәк булып торса, безнең телебез дә, милләтебез дә бетмәс иде. Татар мәктәпләре Казанда, республикада күбрәк төзелсә, матурланса, минем уйлавымча, телебез бетмәс”, ди Әхмәтов.

Идел буе районындагы 16нчы гимназиядә укучы Ренат Фатыйхов бүген Казан хакимияте алып барган сәясәт белән тулысынча килешә. Башкалада миллилек тә җитәрлек дип белдерә ул. Әгәр дилбегә аның кулына эләгә калса, тел төбеннән көн кадагына шәһәр чисталыгы менәчәге сизелә.

“Тагын да чистарак, матуррак булса иде. 2013 елга без менә дигән шәһәр булачакбыз, Алла бирсә”, ди Ринат.

Егетләр барысы бергә. Сулдан - Идел, Роберт, Азат, Илгиз, Ринат, Давыт, Ихтыяр.

Ә менә Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәп укучысы Роберт Мортазин бик каты үгетләсәләр дә мэр булмаячак. Ул сәясәтне яратмый икән. Башкаланың нинди генә проблемнары булмасын, мин аны бик яратам дип белдерә ул.

Мәскәү районындагы Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче гимназия укучысы Идел Кыямовның максаты – сәясәтче булу. Шәһәр башлыгы урыны аны артык кызыксындырмый, мөгаен, сүзне зурдан башлады ул.

“Шәймиев кебек татарларны дөньяда таныту эшен дәвам итмәкче булам. Иң беренче чиратта, моның өчен татарлар үз телләрен онытмаска тиешләр, дип уйлыйм. Хәзер татар гаиләләрендә туып-үскән егетләр һәм кызлар күбрәк русча сөйләшә. Тел югалмасын өчен мәктәптә аны укытуга игътибар кирәк”, ди Кыямов.

Давыт Әблиев киләчәктә шәһәр башлыгы булырга каршы түгел. Бу урынга утыруга ул зур эшләргә тотыначагын белдерә. Давыт Киров районының 15нче гимназиясендә укый.

“Бездә бер генә милли канал – ТНВ бар. Иң башта 10 милли канал ясар идем. Телемне бөтен илгә, дөньяга, кыйтгаларга таратыр идем. Гореф-гадәтләребезне онытмас өчен заманча татар балалары үзәкләре ясар идем”, ди Давыт.

Яңа Савин районындагы 155нче гимназиядә укучы Илгиз Мөхетдинов фикеренчә, Казанда миллилек җитәрлек. Ә менә чисталык аксый икән. Түрә була калса ул бик катгый чаралар да күрәчәк.

“Исерткеч эчемлекләрне, тәмәкене бөтенләй Татарстанга кертмәскә димен”, ди Илгиз.

Вахитов районындагы 27нче гимназиядә укучы Ихтыяр Биктаһиров көндәше Илгиз Мөхетдиновның Казанда миллилек бик җиткән дигән фикере белән килешми.

“Мин бөтен урамдагы язуларны татарчага әйләндерер идем. Мәктәпләрдә татар теленә игътибарны арттыру кирәк. Татар гимназияләрендә дә үзара татарча сөйләшүче бала бик аз”, ди Илгиз.

Ә менә жюри рәисе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты галиме Шәмси Закиров сүзләренчә, Казанда барысы да ал да гөл. Тел бетә дип һич кенә дә хафаланырга кирәкми. Барысы да тәртиптә икән. Моңа мисал булып менә бу “Татар егете” бәйгесе тора, диде ул.

Күрәсең, егетләрнең менә дигән итеп татарча сөйләве, җыр һәм биюләр дә жюри рәисенең күңеленә хуш килгән.

Васил Гарифуллин да тамашачы иде
Казан федераль (Идел буе) университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллинны исә әлеге бәйгенең җырлы-биюле шоуга гына әйләнеп калуы канәгатьләндермәгән.

“Тамашачы егетләрнең фән ягыннан, интеллект ягыннан никадәр әзерлекле икәнен күреп бетерә алмый. Алар арасында бик яхшы математиклар, я татарның тарихын, телен, әдәбиятын бик яхшы белүчеләр бардыр. Менә монысы күренми”, диде Гарифуллин.

Кызларны Камалга, ә егетләрне Тинчуринга...

Тамашачылар арасында, яз көне узган “Татар кызы-2010” бәйгесе сәнгати яктан да, төрле сынаулар ягыннан да күпкә әйбәтрәк оештырылган иде, дип белдерүчеләр булды. Татар кызларының ватаннарын яклап яуга чыгуларын тасвирлаган күренеш белән башланган ул тамаша тулаем бер эчтәлеккә корылган иде. Камал театрында үткән бәйге вакытында кызларның белеме дә тикшерелде.

Тинчурин театрына килгән тамашачы егетләрнең никадәр зирәк һәм белемле икәнен белә алмады. Алданрак үткән спорт бәйгесендә кемнең нинди урын алуы да бик анык булмады. Ул бәйгенең кыска бер язмасы гына күрсәтелде.

Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов сүзләренчә, кызлар бәйгесенә дә, егетләрнекенә дә бер үк акчалар каралган икән. Тамашаның сыйфатына килгәндә исә, күп нәрсә иганәчеләрдән тора, ди ул.

Оештыручылар сәхнәне бизәп торуны да кирәк санамаган. “Татар егете” бәйгесе дигән язу да элекке заманда диафильмнар карый торганга охшаган кечкенә генә экранда пәйда булды.

Бәйгене укытучылар һәм ата-аналар күтәрде

Тинчурин театрында үткән тамашаны, дөресен әйткәндә, егетләр һәм аларны әзерләгән мәктәпләр күтәрде, дип белдерде укучыларның җанатар укытучылары. Тамашачы бик эчтәлекле биюләрне дә күреп, моңлы җырларны тыңлап, кыска гына тамашаларны карап сокланды.

Сәхнәдә татар теле мәйдан тотса да, кайберәүләр французча һәм инглизчә теттерде. Берәүләр бил алыш батыры булып калды. Егетләр Тукайны да, Җәлилне дә терелтте.
Киңәшле эш таркалмас. Жюри тамаша башланганчы ук киңәште.

Бәйгенең финалы башланганчы ук залга җыела башлаган укытучылар арасыннан җиңүче күптән билгеле икән инде, диючеләр дә булды. Татар үз сүзен әйтәсе булса, кесәгә керми ул. Беренче урын Иделгә булачак, диде алар. Янәсе ул – билгеле кешенең баласы.

Чыннан да Идел 2010 елның “Татар егете” дәрәҗәсен алды. Роберт “Кыю егет”, Азат “Баһадир егет”, Илгиз “Җырчы егет”, Ренат “Зыялы егет”, Давыт “Оста егет”, Ихтыяр “Биюче егет” исеменә лаек булды.

Кайтып баручылар арасында ник башка бәйгеләрдәге кебек һәр сынау узган саен жюри билге күтәрми, ник тамашачылар да күңелләренә хуш килгән егет өчен тавыш бирми, дигәнрәк сүзләр ишетелде.

Кыскасы “Татар кызы” бәйгесендәге кебек, бу юлы да ризасызлар күп иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG