Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заһир Хәкимов: "Башкорт телен мәҗбүри укыту башкортларга да зыян салды"


Заһир Хәкимов Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары алдында чыгыш ясый
Заһир Хәкимов Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары алдында чыгыш ясый

“Русия патриотлары” фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Заһир Хәкимов бүген Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары алдында чыгыш ясап, республика тормышына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр ясады.

Хәкимов ике тәкъдим ясады. Аның фикеренчә, халык бюджет акчаларының кая китүен белергә тиеш. Моның өчен һәр министрлык үзенең хисапларын интернетка куеп бара ала.

“Башкортстанның саклану өлкәсе кебек яшерен мәгълүмат тоту өлкәләре юк”, ди Хәкимов.

Икенче тәкъдим итеп Заһир Хәкимов республикада телләр турындагы канунны үзгәртергә чакырды.

“Башкорт телен мәҗбүри укыту беренче чиратта башкорт милләтенең үзенә зыян салды, ул телне укыту сыйфатын киметте”, диде сәясәтче.

Канунга үзгәрешләр кертелгәндә Башкортстанда татар теле статусын рәсмиләштерү турында тәкъдим ясап булыр иде, дип саный Хәкимов.

Азатлык радиосы Заһир Хакимов белән әңгәмә корды:

XS
SM
MD
LG