Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Катынь фаҗигасе өчен Сталин хакимияте гаебен таный


Русия Дәүләт Думасы “Катынь фаҗигасе һәм аның корбаннары турында” белдерү чыгарды. Анда Дума поляк хәрбиләренең турыдан-туры Сталин күрсәтмәсе белән үтерелгәнлеген таный.

Өч фракция - “Бердәм Русия”, “Гадел Русия" һәм ЛДПР депутатлары белдерүне хуплап, коммунистлар каршы тавыш бирде.

Дума нигезсез репрессия корбаннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына тирән кызганыч белдереп, Катынь фаҗигасе корбаннарының исемнәрен акларга кирәклеген белдерә.

1940 елда Смоленский өлкәсенең Катынь авылы янында НКВД хезмәткәрләре 20 меңнән артык полякны атып үтергән. Корбаннарның күпчелеге әсир поляк офицерлары.

Совет пропагандасы күп еллар буе бу үтерешне наци Германиясенә сылтап килде.
XS
SM
MD
LG