Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Лондонда “Формула-1” хуҗасын кыйнап талаганнар


Лондонда бар дөньяга танылган машина ярышларын оештыручы “Формула-1” ширкәте башлыгы Берни Экклстоунны кыйнап талаганнар.

Билгесез кешеләр 80 яшьлек Экклстоунга аның эш урыны янында һөҗүм итеп, аңа берничә мәртәбә суккан һәм аннан барлыгы 300 мең доллардан артык бәяләнгән кыйммәтле әйберләрен алып киткән.

Җиңелчә яраланган Экклстоун хастаханәгә салынган. Җинаятьчеләрне эзлиләр.

Чәршәмбе кичендә булган бу һөҗүм турында хәбәр бүген генә чыгарылды.

XS
SM
MD
LG