Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

Башкортстанда яшәүче татарлар арасында төрле өлкәдә һәм тармакта хезмәт салучы танылган галимнәр бихисап. Касыйм Мөхәммәтназиф улы Йосыпов шуларның иң күренеклеләреннән.

Үзе гомере буе көч салган фәнендә - икътисадта гына югары үрләр яулап калмаган, ә саф татар телендә публицистик һәм әдәби китаплар да язган, милләтне яклап кыю фикерләрен дә яңгыраткан гаярь егет ул Касыйм ага. Шушы көннәрдә үзенең 75 яшен бәйрәм итә ир узаманы.

Бүгенге көндә гыйлемле милләттәшләребез бихисап булса да, аларның һәммәсен дә чын зыялылар рәтенә кертүе кыен. Чөнки галим булу, әллә күпме мактаулы, югары рәсми исемнәр алу гына кешенең эчке тәрбиялелеген камилләштерми, аны чын зыялы шәхес итә алмый.

Күрәсең, ул каннан ук килергә тиешледер. Ә менә Касыйм Йосыпов гыйлемле замандашыбыз гына түгел, ә морза ата-бабаларыннан элекке зыялылыкны, затлылыкны да мирас итеп алган искиткеч матур, күркәм холык-фигыльле татар.

Касыйм Йосыповның белем дәрәҗәләрен һәм югары исемнәрен санап-атап чыгу өчен генә дә берничә бит кәгазь кирәк булыр иде. Соңгы унбиш елда Касыйм Йосыпов Башкортстан дәүләт университетында эшли. Андагы милли икътисад кафедрасына җитәкчелек итә. Икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы Касыйм ага. Шулар өстенә Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дә ул.

Теге яки бу галимнәрнең иң зур казанышлары хакында сүз барганда, гадәттә, аларның иң төп башлангычлары, үз мәктәпләрен булдырулары телгә алына. Касыйм Йосыпов та үз мәктәбен булдыручыларның берсе. Русия дәрәҗәсендә танылган галимебез Башкортстанда төбәк икътисад мәктәбен барлыкка китерүче һәм аны әледән-әле камилләштерүче шәхес. Шуңа күрә дә Башкортстан фәннәр академиясенең икътисад фәннәре өлкәсендә иң югары казанышлар өчен бирелүче Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премиянең иң беренчесе белән дә бүләкләнде атаклы якташыбыз.

Русия фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә докторлык диссертацияләре яклау шурасының төбәк икътисад секциясен дә җитәкли тынгысыз галим. Күптомлы “Башкорт энциклопедиясе”н һәм “Татар энциклопедиясе”н әзерләүгә керткән өлеше дә биниһая Касыйм Йосыповның. Туган ягы Чакмагыш районының шәрәфле әгъзасы булган милләттәш “Чакмагыш” республика якташлар оешмасы идарәсенең Гыйлемдар Рамазанов исемендәге әдәби премиясе лауреаты да.

Касыйм әфәнде бу арада 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан күп котлаулар кабул итә. Шушы шатлыклы көннәрендә галим белән очрашу форсаты чыкты һәм аның хакында тагын да күбрәк белү мөмкинлеге туды. Сөйләшүебез башында сүзне үзен соңгы көннәрдә хафага салган хәлләрдән башлады ул:

– Мине Русия түрәләренең империячел уй-ниятләре һәм гамәлләре аптырата. Башкортстан белән Татарстанны республика буларак гамәлдән чыгару омтылышлары тәгаен сурәткә керергә әйтә. Агломерация, илдә 20 генә төбәк ясарга маташу шуңа ишарә. Русия Конституциясендә милли республикалар Русия составындагы дәүләтләр дип аталган. Шуңа күрә мондый адым иң беренче чиратта Русиянең үзенең Констиуциясен санламауга тиң.

2000 елдан бирле илдә вертикальләшү бара. Бу процесс тик төбәкләрнең хокукларын чикләү аша гына алып барыла ала. Һәр милләтнең үзбилгеләнү хокугы бар халыкара кануннар буенча. Бездә менә шул тәртипләр дә тупас бозыла. Илдә, вертикальләшү аркасында, донор төбәкләр бетте. Хәзер Татарстан белән Башкортстан да донор була алмый. Аларның 70 процент салымын үз казнасын тулыландыру өчен федераль үзәк тартып ала.

Менә 20 генә зур төбәк калачак, дип сөйлиләр. Мин аны күпмедер дәрәҗәдә аңлыйм. Кайдадыр була ала ул. Мәсәлән, Русиянең үзәк өлешләрендә, Европа өлешендә бик кечкенә өлкәләр бар. Берләштер шуларның биш-алтысын берьюлы. Аңардан аларның хокуклары кысылмый. Фәкать бюрократия генә киметелә. Ә милли республикаларга кагылу һич дөрес булмаячак. Бу чын империячел сәясәт итеп кенә карала ала.

– Икътисад фәннәре докторы булып та саф татар телендә публицистик һәм әдәби китаплар язуыгыз һәм нәшер итүегез дә сокландыра. Каләм тибрәтү осталыгы кайдан килә?

– Мин бик бәхетле кеше – унбер ел буе саф татар телендә белем алдым ич. Башта үзебезнең Сыерышбаш авылында җидееллык мәктәптә белем алдым. Аннан соң күрше Кушнаренко районындагы татар педагогия училищесында да искиткеч яхшы укыттылар. Анда Дәрдмәнднең нәсел-нәсәбеннән булган Гомәр Рәмиев атлы абый укытты ана телен. Туган телемне камил белүемә әнием Гамбәрәгә дә гомер рәхмәтлемен. Морзалар затыннан булган әнкәем телебезнең бар нечкәлекләрен белеп сөйләшә идем. Кечкенәдән аның үткер сүзләре, әйтемнәре, мәкальләре дә күңелемә сеңгәндер. Әткәем дә телебезне бик яхшы белеп, бар нечкәлекләрендә сөйләшкән. Әмма ул чакта мин сабый гына идем, ә мин аны аңлый торган чакта ул фронтта ятып калды инде.

Рус телендәге фәнни хезмәтләрем, монографияләрем бик күп – 250дән артык. Әмма туган ягымның тарихын, андагы атаклы кешеләрнең шәҗәрәләрен төпле өйрәнә башлагач, туплаган мәгълүматларны татар телендә китап итеп чыгарасы килде. Каләм тибрәтүгә шулар этәрде дә инде. Туган телемдә язмасам, үз халкыма кирәк түгеллегемне дә шәйли башлаган идем. Аннан мин, элекке еллардан ук, әле китаплар нәшер иткәнче үк, төрле газеталарга, журналларга даими языштым. Каләмем дә шомаргандыр инде әкренләп.

Еллар буе Уфа, Казан, Мәскәү архивларында “казынып”, тузан эчеп, өстәвенә, туган төбәгемдәге йөзләрчә якташларым, аксакаллар белән аралашудан җыйдым китапларым өчен мәгълүматларны. Безнең якта саф татарлар яши, анда беркем дә үзен башкорт дип санамый. “Тамырлар” китабым иң күләмле һәм уңышлы җыентык дип саныйм. Аны Марсель Әхмәтҗанов кебек зур галимнәр дә югары бәяләде.

– Мәктәптә дә, училищеда да татарча белем алдым дидегез. Сугыш еллары баласы булсагыз да, югары белем алырга омтылгансыз.

– Әле сабый гына булсак та, ул елларда тырышып укырга кирәклекне аңлый торган идек. Кушнаренко татар педагогия училищесында аеруча төпле белем бирәләр иде. Өстәвенә, укучыларның сәләтләрен ачуга да бар мөмкинлекләр тудырылган иде анда. Төрле түгәрәкләр эшләде ул белем учагында. Мин бигрәк тә музыка-җыр дәресләрен һәм түгәрәкләрен яраттым. Шунда мандолинада уйнарга да, җырларга да өйрәндем. Шулай итеп төпле белем генә алып калмадык, ә төрле маһирлыкларыбызны да арттырдык анда.

– Сезнең ул елларда СССРда беренчеләрдән булып автономияле республикада яңа эшчәнлек юнәлеше ачып, күпләргә үрнәк итеп куелуыгыз турында язылган иде бер әңгәмәдә.

– 1968-1990 елларда СССР фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында икътисади тикшеренүләр бүлегендә эшләдем. Өлкән хезмәткәр, сектор мөдире вазыйфаларын башкардым. Шул елларда без башка автономияле республикаларда булмаган юнәлеш буенча эшләдек. Союздаш республикаларда гына алып барылган “тармакара балансларны төзү һәм аларны анализлау” эше белән шөгыльләндек. Башкортстанда макроикътисади күрсәткечләрне исәпләп чыгара идек. Шушы юнәлештә 1982-83 елларда Мәскәүдә стажировкаларда да булдым, докторлык диссертациясен 1984 елда шулай ук башкалада якладым.

– Татарстан галимнәре белән дә тыгыз хезмәттәшлек итүегез мәгълүм.

– Әйе, мин гомерем буе Татарстан белән бәйләнештә булырга тырыштым. Әле 1980 еллар азагында ук, төбәкләр икътисадын үстерү юнәлешендә Казанга барып эшләп, тәҗрибә уртаклашып та кайттым. Андагы семинарларга, конференцияләргә барып пленар утырышларда катнашу, чыгыш ясаулар булды. Аннан мин “Татарстан энциклопедиясе”н әзерләүгә дә җәлеп ителүем белән бәхетле. 400гә якын кеше хакында мәгълүматлар туплап тапшырдым мин. Менә әле Башкортстанда татарлар өчен уңай үзгәрешләр башланырга тора. Моңа мисал итеп “Татарстан-Яңа гасыр” телевидение каналы тапшыруларын Башкортстанда да карау мөмкинлеге тудырылуын китерергә була. Башкортстан татар аудиториясе бик зур бит ул. Уфадагы РТИ мәдәният сараен татарларга тапшырып, анда Татар милли үзәге булдыру да бик уңай адым булыр иде дип исәплим.

– Соңгы унбиш елда үзегез белем алып чыккан Башкортстан дәүләт университетында кафедра җитәклисез, укытасыз да. Ялкытып китмиме бу эшләр?

– Яраткан эш ялкытмый, диләр. Эшемнең нәтиҗәсен күреп куанам. Лекцияләремне заманга яңгырашлы итеп оештырам. Бәлки алар әле ил җитәкчелеге идеологиясенә туры килеп бетмәскә дә мөмкиндер. Ләкин мин сөйләгәннәр дөньяда барган объектив процесслар турында да. Ә безнең түрәләр, үз мәнфәгатьләрендә, йомшак итеп әйткәндә, еш кына халыкка дөрес булмаган мәгълүматлар бирә.

Эшемнең тагын бер ягы канәгатьләнү бирә - мин яшь галимнәр дә әзерлим. Моңа кадәр минем җитәкчелектә унбиш кеше кандидатлык диссертациясен, бер кеше докторлыкны яклады. Әле тагын берничә кеше кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау алдында тора. Аеруча Илеш районы егете, бүгенге көндә университетыбызның Нефтекама филиалында декан булып эшләүче элекке шәкертем Азат Янгиров белән горурланам. 31 яшендә минем җитәкчелектә докторлык диссертациясен яклады ул.

Үзебез дә фәндә яңа ачышлар ясап торабыз. Без үзебезнең белгечлек буенча Мәскәүдә федераль дәрәҗәдәге ике уку әсбабы чыгардык. Алар икесе дә электрон шәкелдә дә дөнья күрде. Шулар белән Сочида уздырылган “Ватан мәгарифен үстерү” бәйгесендә катнашып ике тапкыр лауреат булдык.

– Чакмагышта үзегезнең исемдәге бүләкләргә татар халык җырлары бәйгеләрен оештыруыгыз белән Сез аеруча зур хөрмәт казандыгыз. Анысына этәргечне нәрсә бирде?

– Яшьтән үк җыр-моңнарыбызга булган мәхәббәт инде әлеге дә баягы. Өлкәнәя барган саен кеше тамырларын эзли, милли хиссияте көчәя. Бигрәк тә безнең буын кешеләрендә көчле бу хис-тойгылар. Ә менә хәзерге буын, аеруча шәһәр татар балалары, (хәер, авылларда да шулай бу) милли җырларыбыздан, туган телдән ераклаша бара. Менә шушы күңелсез хәлләрне, үземнең туган якта булса да үзгәртеп булмасмы икән дип тотындым мин ул эшкә.
“Туган моңнар” дип аталган җыр бәйгесенең икесе үтте инде. Аның беренчесендә мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашева жюри рәисе булган иде. Ә икенче бәйгене бәяләргә Казаннан Гөлзадә Сафиуллина, Миңгол Галиев, журналист Хәмзә Бәдретдинов та килде. Әле менә чираттагы бәйгене дә оештырырга ниятләр бар. Анысын инде, Татарстанның Актаныш, Мамадыш, Азнакай, Мөслим районнарыннан да башкаручыларны чакырып, төбәкара дәрәҗәсендәге бәйге итеп үткәрәсе иде. Яшьләр үзебезнең борынгы җырларыбызны да өйрәнеп үссеннәр, рухи мирасыбызны сакласак иде дип җан атам.

Хәзер өлкәнрәк буын җырчыларыбыз да онытылып барган татар халык җырларын өйрәнеп бармый. Минем үземдә генә дә йөзләрчә борынгы җыр бар. Теләгән кешегә аларны бирә алам, тик өйрәнсеннәр генә. Ә киләчәктә китаплар язу, шундый җыр бәйгеләре оештыру минем төп хоббиларым булачак. Һаман да яшисе, күп игелекле эшләр башкарып, матур эз калдырасы килә. Иҗтиһат итеп калырга ашыгам.

Мин татар булуым белән гомер буе горурландым. Ходай Тәгалә минем җаныма тагын бер гомер бирсә, мин аңардан тагын да татар итеп яралтсаңчы мине, дип сорар идем.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG