Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев мәхкәмәсе башлана


Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьев
Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьев

Башкортстанның элекке сенаторы, соңгы өч ел ярым Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьевка карата гаепләү эшен мәхкәмә карап беткән. Аның нәтиҗәсе алдагы дүшәмбедә игълан ителәчәк.

Шул ук вакытта Русиядә кеше хокуклары сагында торучы кайбер оешмалар җитәкчеләре Игорь Изместьевның нахакка гаепләнүе һәм аңа карата гадел карар чыгарылуын таләп итеп, ил президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллады.

Мәскәү Хельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева, “Кеше хокуклары өчен” оешмасы рәисе Лев Пономарев һәм башкалар имзалаган ул хатта Игорь Изместьевка карата ачылган җинаять эшенең сәяси коньюнктура аркасында гына килеп чыгуы һәм әлеге эшне тикшерүнең бик тупас канун бозулар белән алып барылуы хакында бәян ителә.

Мөрәҗәгатьне юллаучылар үз сүзләрен дәлилләү өчен байтак мисаллар да китерә. Гаепле кеше Игорь Изместьев түгел, ә Башкортстанның элекке президенты улы Урал Рәхимов булуы ихтимал, дип белдерелә ил президентына язылган хатта.

Билгеле ки, әлеге җәнҗаллы эшне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе карады. Игорь Изместьевның адвокаты Сергей Антонов сүзләренчә, ул Изместьев әфәндегә тагылган барлык гаепләүләр белән танышып чыккан һәм аларда аның турыдан-туры гаепле булуын раслаган бер генә дәлил дә таба алмаган.

Шул ук вакытта, бу эш буенча шаһитлык кылучы Юрий Бушевның фикерләре дә мәгълүм. Аның раславынча, элекке сенатор һәм эшкуар Игорь Изместьевка тагылган гаепләр дөрес түгел.

“Кылынган җинаятьләрдә, Уфадагы террор чараларын оештыруда Изместьев түгел, ә Башкортстан хакимиятләрендәге кешеләр гаепле, - ди Бушев әфәнде. – Минем хатынымны үтертүдә һәм миңа һөҗүм ясарга маташуда да Изместьевның гаебе юк. Чөнки минем бизнес өлкәсе Изместьевныкы белән каршылыкка кермәде. Ә менә Урал Рәхимов эшчәнлеге белән андый хәлләр булды”.

Юрий Бушев моңа кадәр дә ил җитәкчелегенә һәм хокук саклау оешмалары башлыкларына шушы хакта әйтә килгән, ләкин алар моңа тиешле игътибар бирмәгән. Тикшерүчеләр үзләре дә коррупция тозагына эләккән, ди Бушев әфәнде.

Шулай итеп, Игорь Изместьевның мәхкәмә эше буенча нәтиҗәләр һәм мәхкәмә карары Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә 29 ноябрьдә игълан ителәчәк, дип белдерелә.

Шул ук көнне Уфага Русия Хисап пулаты тикшерүчеләре дә ике айлык ревизиягә килә. Алар аеруча Башкортстанның ягулык-энергетика тармагында кылынган кырын гамәлләрне тикшерәчәк, дип белдерә Хисап пулаты рәисе Сергей Степашин.


Шул ук вакытта ягулык-энергетика тармагын сатудан алынган акчалардан килүче керемнәрне республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов бүлеп утырачак, дигән хәбәр таратылды. Ул шул акчалар күчерелгән Хәйрия фонды шурасын җитәкләячәк икән.

XS
SM
MD
LG