Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия эшмәкәрләренә Европада киртәләр куелуга зарлана


Русия премьер-министры Владимир Путин, Европада эшләүче Русия ширкәтләре еш кына сәясәт белән бәйле проблемнарга очрый, дип белдерде.

Бүген Германиядә Sueddeutsche Zeitung газеты оештырган икътисадый форумда чыгыш ясап, Путин Европа Берлеге илләрендә Русия эшмәкәрләре алдында еш кына нигезсез рәвештә ишекләр ябыла, диде.

Путин тагын бер мәртәбә Европа Берлеге белән Русиянең уртак икътисадый тирәлеген булдырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG