Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Асаев яңа иҗат җимешен тәкъдим итә


Яшь танылган опера җырчысы Рөстәм Асаевның “Кышкы романс” исемле яңа җыр җыентыгы чыккан.

Рөстәм Асаев моннан 4-5 ел элек Уфадан Казанга күчеп килә. Хәзер аны Татарстанда белмәгән кеше юктыр, ди җырчының иҗатын үз итүчеләр. Мәдәният-сәнгать яңалыкларын язучы журналистлар да Рөстәмнең яңа җыр җыентыгын “алкышлар” белән кабул итте.


“Бу дискка үземә якын булган җырларны тупладык. Җыентыкны тәкъдим итү 9-10 гыйнвар көннәрендә булачак, 9ы – филармония концертлар залында, ә 10нчы гыйнвар көнне “Уникс”та концерт куярга ниятләп торам”, ди Асаев.

Җырчы белдергәнчә, яңа лазер тәлинкәсендәге күп җыр көйләренең авторы – Рим Хәсәнов. Иң популярларыннан “Кышкы романс”ны әйтергә була, җыентык үзе дә шул җыр исеме белән аталган. Шулай ук ул монда үзенең туган авылына багышланган җырны да кертә.

“Кем кайда гына яшәсә дә, кайда гына эшләсә дә, аның туган ягы бар. Минем туган ягым – Башкортстанның Благовар районы Былышлы авылы. Туган үскән җиремә багышлап, Альфред Якшәмбетов Венера апа Асаева сүзләренә “Былышлы” дигән җырны иҗат итте”, дип өстәде җырчы әңгәмә барышында.


Лазер тәлинкәсе чыгарудан тыш тагын нинди эшләр кылып йөрисез, дигән сорауга ул үзенчә җавап бирде.

“Татарстан башкаласына килү белән мин аспирантурага укырга кердем. Өстәмә белем алуыма бик шатмын, чөнки консерватория бинасында уку иҗатка үсеш бирде, яңа кешеләр белән таныштым, яхшы дуслар таптым. Инде укып бетерсәм дә, опера студиясендә солист булып эшлим, спектакльләрдә җырлыйбыз. Казанга күчеп иҗат итә башлагач, дөньяның төрле почмакларында булырга туры килде. Чит төбәкләргә чыгып милләттәшләр белән очрашу – үзе бер гомер”, ди Рөстәм.

Асаевның җыентыгына барлыгы 17 җыр кергән. Иҗатымны яраткан кешеләр ул җырлар аша күпмедер җан рәхәте алса, мин бик шат булыр идем, ди җырчы. Аерым алганда Рөстәм әфәнде “Туган җир” җырын Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, сан алу вакытында актив рәвештә аңлату эшләре алып барган галим Касыйм абый Йосыповка һәм аның кебек фидакарь шәхесләргә багышлар идем, диде. Бу атна азагында Касыйм агайның туган ягында 75 яшьлек юбилей кичәсе узачак. Ул туган авылы, районы турында фәнни публицистик һәм тарихи китаплар чыгара. Кабатланмас шәхес ул, ди Касыйм Йосыповны белүче Рөстәм Асаев.
XS
SM
MD
LG