Accessibility links

Краснодар крае мәхкәмәсе Александр Ходычны кулга алу карары чыгарды


Краснодар крае мәхкәмәсе экстремизмга каршы край идарәсенең Кущевский бүлеге башлыгы Александр Ходычны кулга алу карары чыгарды.

Чәршәмбе көнне тоткарланган милиционер бер эшмәкәрдән куркыту юлы белән алты миллион сум таләп итүдә гаепләнә. Ходычка каршы җинаять эше ачылган.

Бу гаепләү ай башында Кущевскийда 12 кешенең үтерелүенә турыдан-туры бәйле булмаса да, Ходыч үтерүне оештыруда гаепләнүче Сергей Цапкага якын кеше диелә.
XS
SM
MD
LG