Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Татар курчакларын Галина ясый, урыс чабаталарын Мәгъсүм үрә


Галина Березина курчаклары

Галина Березина курчаклары

Чаллыда һөнәрчеләрнең кул эшләре күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара “Бөтенрусия халык иҗатының IV фестивале” исеме астында бара.

Биредә балчык сыбызгылардан, каләмнәрдән башлап, башка бик күп кул эшләре куелган. Татар курчакларын, сыннарын Галина Березина тәкъдим итсә, чабаталарны Киров өлкәсе татары Мәгъсүм Габделхаков ясап алып килгән.

Бу күргәзмәнең буласы хакында Чаллы матбугаты атна буе шаулады, халыкны шуңа чакырды. Һөнәрчеләр күргәзмәсе соңгы елларда гадәти күренешкә әйләнде. Ләкин анда татар халкының кул эшләре иҗатын чагылдырган, аның тарихына кагылышлы иҗат зур урын алмый иде. Чираттагы күргәзмәдә татар һөнәрчеләре нәрсә тәкъдим итә? “Азатлык” хәбәрчесе шуны ачыклауны максат итеп куеп куйды.
Роза Латыйпова-Иванова (с), Зөлфия Мөхәметдинова (у)

Залга килеп керүгә Русиянең Түбән Новгород, Түбән Тагил, Кострома, Ковров кебек шәһәрләрендә, Киров өлкәсе, Удмуртиядә эшләнгән кул эшләрен күрергә мөмкин. Татарстаннан Чаллы һәм Алабуга осталары эшләре куелган.

Бирегә килгән татарны шәмаилләр, тугралар күргәзмәсе җәлеп итә. Бу эш белән Русия рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәметдинова шөгыльләнә. Ул Чаллыдан. Гарәпчә язарга өйрәнеп, шәмаилләр иҗат итә, түгәрәк агачка тугралар ясап сата. Ул биредә татар сәнгатен чагылдырган чигү әйберләренең күп булуыннан канәгать.

Күргәзмәне карарга Чаллы педагогия институты мөгәллимәсе Рауза Латыйпова-Иванова да килгән. Ул татар милли киемнәренең күргәзмәдә күбрәк булуын тели.

Чаллыдан Галина Березина татар яшьләренең, әби-бабайларының сыннарын милли киемнәргә киендереп, күргәзмәгә алып килгән. “Татар образын тышкы киемнәр белән генә түгел, күренеп тормаган эчке киемнәре аша да өйрәнәм”, ди Галина ханым.

“Мосфильм” чабата сорый

Менә бер урында уклаулар, куна такталары, чабаталар, салам эшләпәләр, мунчала, түбәтәйләр куелган. Бу кул эшләренең хуҗасы Киров өлкәсе Көлмез авылы кешесе Мәгъсүм Габделхаков икән.
Чабата остасы Мәгъсүм Габделхаков

“Безнең әти-бабайларны күмәкләшү елларында Балтач төбәгеннән шушы як урманнарына куганнар. Монда юкәләр үсә. Аннан күп әйбер ясап була.

Ясаган әйбернең барысы да урысныкы түгел. Менә бу очлы башлы чабатаны элек татарлар үргән. Мунчаладан, кабыктан түбәтәй дә үрәбез.

Моны Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиевә хуплап, Казан Универсиадасында куллану мөмкинлеген дә әйтте. Җитәр кытайларныкын алырга, татар эшләнмәләренә игътибарны арттырабыз”, ди ул.

Мәгъсүм әфәнде әйтүенчә, “Мосфильм” кино-ширкәте Көлмез районы осталарына 800 пар чабата ясау гозере белән чыккан.

“Хәзер ярты район халкын чабата ясау һөнәренә өйрәтәбез. Шулай булмаса, Мәскәү биремен үтәп булмаячак”, ди Мәгъсүм.

Татарның итеге дә, читеге дә күренмәде

Чаллыдагы Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесе Фәридә Белецкая -- сәнгать белгече буларак билгеле шәхес. Ул Русия күләмендә шушылай аралашудан канәгать калуын, татар кул эше һөнәрчелеген алга таба тагын да үстерү, яңарту зарурлыгы турында әйтте.
Фәридә Белецкая

Фәридә Белецкая Бөтенрусия күргәзмәсендә татар кул эшләре сәнгатендә зур урын алып торган читек-кәвешләрнең булмавына борчылу белдерде. “Арчадагы читек ширкәте ябылды, хәзер бу тауар күренми”, ди ул.

Шулай ук аптыраулы кыяфәттәге бер абыйның күргәзмә залыннан мондый сүзләр белән чыгып китүен күрергә туры килде: “Күпме йөрдем, бер генә киез итек тә күрмәдем. Кыш җитә бит, итек алырмын дигән идем”, дип уфтанды ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG