Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты яңа салым канунын имзаламаска мөмкин


Бүген Киевның иреклек мәйданында инде алтынчы көн яңа салым кодексына каршы барган чарада катнашучылар янына президент Виктор Янукович һәм премьер-министр Николай Азаров килде.

Чатырларда кунган 100ләп кеше белән очрашуда Янукович яңа салым канунының кайбер яклары белән кәнәгать булмаганын әйтте һәм аны имзалау турында әле карар кабул итмәгәнен белдерде.

Соңгы җавап 2 декабрь көнне президент хакимиятендә эшкуарлар белән очрашуда булачак, диде президент.

Пикетта торучылар Югары Раданы таратуны да таләп итә. Бу хакта сөйләшүдән президент баш тарткан.
XS
SM
MD
LG