Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Португалия Европа Шурасыннан акча сорарга җыенмый


Европа Комиссиясе Европа Шурасының Лиссабонга финанс ярдәм турында Португалия хакимиятләр белән сөйләшүләр алып баруын кире какты.

Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэл Баррозу бу хәбәр "чынбарлыкка туры килми" дип белдерде. Португалия рәсмиләре дә акча сорамаганнарын хәбәр итте.

Җомга көнне Португалия парламенты яңа бюджет кабул итте. Финанс кризис аркасында киләсе елда Португалиядә салымнарны арттыру һәм дәүләт хезмәткәрләренең эш хактарын киметү каралган.

Португалия турындагы фаразлар Ирландиянең үзендәге банкларны кризистан чыгарыр өчен Европа Шурасыннан акча сораганнан соң чыкты. Ашыгыч финанс ярдәм быел инде Грециягә күрсәтелгән иде.

XS
SM
MD
LG