Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:46

АКШта террор оештырырга ниятләгән егет хөкем ителәчәк


Американың Орегон штатындагы Портланд шәһәрендә Мөхәммәд Осман Мохамуд исемле 19 яшьлек егет кулга алынды.

Мөхәммәд Яңа ел чыршысын кабызу тантанасына халык җыелганда машинага шартлаткыч кую вакытында тоткарланды. Егетне тикшерер өчен бу ялган шартлаткычны аңа күзләү идарәсе агентлары биргән булган.

Егеткә күпләп үтерү коралын куллану омтылышында гаепләү белдерелде.

Сомалида туып хәзер инде АКШ ватандашы булган Мөхәммәд Орегон дәүләт университетында укый. 2009 елда АКШның махсус хезмәтләре аның Пакстанда террорчы булуда шикләнелгән бер кеше белән элемтәдә торуын ачыклаган.

Мәхкәмәгә тапшырылган мәгълүматларга караганда, Пакстандагы ул кеше Мөхәммәдкә “океан артындагы хезмәттәшем” дип мөрәҗәгать иткән булган.

Егетнең ул кеше белән сөйләшү яки күрешүенә дәлилләр юк. Әмма Пакстандагы террорчы исеменнән аның белән федераль күзләү идарәсе кешеләре очрашкан. Аларга Мөхәммәд инде 15 яшеннән үк җиһад турында хыялланганы турында сөйләгән. Берничә ай элек ул агентка Портланд шәһәрендә Яңа ел чыршысын кабызу тантанасын - бомба кую өчен иң кулай урын дип карап куйганын әйткән. Шулай ук ул Портланда “кеше тәне кисәкләре һәм кан күрергә теләвен” әйткән.

Мөхәммәднең бу һөҗүмнән соң АКШтан китү планнары булган, дип хәбәр ителә.

Егет дүшәмбе көнне мәхкәмә алдына басачак. Гаепле дип табылса аңа гомерлек төрмә һәм 250 мең долларлык акчалата җәза яный.

XS
SM
MD
LG