Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә төзелештә алданган кешеләр җыеннарга чыкты


Мәскәүдә һәм Русиянең кайбер башка шәһәрләрендә торак төзелешенә акча кертеп алданган кешеләр фатирларын таләп итеп урамнарга чыкты.

Мәскәүдә пикетта мең ярым кеше катнашты. Җыенда президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать кабул ителде, әмма президент хакимияте аны президентка тапшырудан баш тарткан. Рәсмиләр – төзелеш проблемаларын җирле хакимиятләр хәл итәргә тиеш, дип белдергән.

Ижауда урам җыенына 80ләп кеше чыкты. Удмуртия башкаласында төзелештә алданган кешеләрнең берлеге дүрт ел элек “Химстрой” белән “Экспресс” төзелеш ширкәтләре арасындагы низагтан соң оешты. Ул чакта президент Александр Волков мондый ширкәтләргә Удмуртиядә урын юк, дип белдерсә дә, соңгы елларда башланып “туңдырылган” төзелешләр һәм аларга үз акчаларын керткән кешеләр саны артты.

Ижауда урам җыенында катнашучылар дәүләт үз ватандашларына мондый төзелеш ширкәтләре белән проблемаларны чишүдә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде.

Урам җыенына килгән Удмуртиянең төзелеш министры урынбасары Анатолий Кловзник дәүләт ярдәменә өмет була алмый, диде.

Декабрь башында Удмуртия хөкүмәте башлыгы Юрий Питкевич Ижауда “туңдырылган” төзелешләр мәсьәләсен хәл итү өчен төзелгән эшче төркем белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG