Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

Яңа Зеландия шахтасында дүртенче шартлау булды


Яңа Зеландиядә 9 көндә дүртенче шартлау булды. 19 ноябрь көнне булган шартлаудан соң җир астында калган 29 шахтерны эзләү эшләре туктатылды. Биш көннән шахтада булган тагын бер шартлаудан соң аларның исән булуларына өмет калмады.

Pike River шахтасы җитәкчелеге шартлаудан соң күмер яна, дип җир астына һава кертү юлларын ябачагын хәбәр итте.

Өченче шартлау җомга көнне булды.

Яңа Зеландиядә күмер базлары дөньядагы иң имин шахталар, дип санала.

114 елда биредә 210 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG