Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:11

Тифлистә ике шартлау булды


Грузия полициясе хәбәр итүенчә, узган төндә Тифлистә булган ике шартлауда бер кеше һәлак булды, тагын берсе яраланды.

Беренче шартлау оппозициядәге лейбористлар фиркасе алыр торган бина янында булып күрше йортта йоклаган хатын-кыз үлде.

Ярты сәгатьтән шәһәрнең икенче бер бистәсендә шартлау булды.

Оппозиция хакимиятләрне шартлауларга катнашы булуда гаепләп чыкты.

Грузия эчке эшләр министрлының матбугат вәкиле бу турыда аңлатмалар бирмичә тикшерү башлануын гына хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG