Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур театры “Тутый кош”ны яңача күрсәтте


 “Тутый кош”тан бер күренеш. Рольдә -- Маргарита Сәгыйтова
“Тутый кош”тан бер күренеш. Рольдә -- Маргарита Сәгыйтова

19 ноябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры яңа премьера белән куандырды. Оренбур тамашачысы танылган драматург Кәрим Тинчуринның “Тутый кош” трагикомедиясен карады.

Күптәннән татар театрлары сәхнәсендә куелмаган бу классик әсәр тамашачыга яңа укылышта тәкъдим ителде. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев сәхнәләштерде. Рәссамы – Булат Насихов.

Хәл ике вакыт эзлеклегендә күрсәтелә. Беренче пәрдә белән икенчесе арасында бер гасыр вакыт үтә. Гражданнар сугышы башланган вакыт. Җәмгыять паникага, куркуга, мәхшәргә бирелгән. Кешеләр туган якларын, яшәгән җирләрен ташлап чит якларга кача.

Сәүдәгәр спекулянт Төхфәт Садыйковның гаиләсе дә шул фаҗигале көннәрдә таркала: ул үзе, бөтен булган байлыгын кыстырып алып, Себер якларына кача, ә хатыны Фатыйма ике бәләкәй бала белән үз өендә кала...



Икенче пәрдәдә режиссёр Кәрим Тинчурин сюжетын безнең көннәргә күчерә. Режиссёр, гасырлар үтүенә карамастан, акча йогынтысы көченең үзгәрмәвен күрсәтә алган. Пәрдәнең безнең вакытларга салмак кына күчүе дә, шул ук бер нәрсәне аңлата : вакчыллык, караклык , хыянәт, икейөзлелек , азгынлык – алар бер чорга гына хас түгел, ә мәңгелек билгеләр. Болар барысы да тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә.

Рөстәм Абдуллаев спектакльдә заманча музыка белән утны бергә уңышлы куллана алган. Бу алым классик әсәрне заманча итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Артистларга килгәндә, спектакльдә барлык труппа катнаша.

“Тутый кош” спектакле белән үткән гастрольләр вакытында Казан тамашачысы инде танышып өлгерсә, оренбурларның күбесе әлеге премьераны декабрьдә карарга җыена гына.
XS
SM
MD
LG