Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова парламентына дүрт партия сайланды


Молдовада якшәмбе узган сайлауда парламентка дүрт сәяси фирка вәкилләре сайланды.

Илнең Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавышларның 95% саналган хәлдә, коммунистларның иң күп урын алганы, әмма парламентта күпчелеккә ия булмаганы ачыкланды. Коммунистлар 40тан артык урынны алып торачак.

Европа белән интеграцияне яклаган һәм хакимияттәге берлеккә кергән өч фирка 61 урыннан азрак алачак. Бу президент сайлар өчен җитми.

Үзәк сайлау комиссиясе чит илләрдәге сайлау үзәкләреннән нәтиҗәләр көтә.
XS
SM
MD
LG