Accessibility links

WikiLeaks Русияне дә “эләктерде”


WikiLeaks сәхифәсе
WikiLeaks сәхифәсе

Интернеттагы WikiLeaks сәхифәсе дөньяга чираттагы “серләрне” ачты. Бу юлы алар Русия сәясәтчеләренә дә кагыла.

WikiLeaks АКШ дипломатларының 2006-2010 елларда язган 250 меңләп хатын бастырып чыгарды. Бу мәгълүмат Испаниянең El Pais, Франциянең Le Monde, Германиянең Der Spiegel, шулай ук Британиянең The Guardian һәм АКШта чыгучы The New York Times басмаларына да тапшырылды.

АКШ дипломатлары үзара язышкан хатларда Русия президенты Дмитрий Медведевны премьер Путинның сәяси тоткыны дип атаган.

Хисапларда шулай ук дөнья илләре башлыкларының сыйфатлары турында сүзләр бар.

Әфган президенты Хәмид Карзаи "паранойядан" җәфа чигә диелгән. Германия канцлеры Ангела Меркельнең "рисклардан куркып мәсьәләләргә иҗади чишелеш эзләүдән баш тартуы" искә алына.

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат Адольф Һитлер белән чагыштырыла.

Русия премьер-министры Владимир Путинны дипломатлар “ата бүре” (alpha-dog) дип атый һәм Италия премьеры Сильвио Берлускони белән чагыштыра.

The New York Times ике җитәкченең охшаш идарә ысуллары турында язып, Берлускони “Европада Путин мәнфәгатьләрен үткәрә”, ди.

Русия президентының матбугат вәкиле Наталья Тимакова АКШ дәүләт департаментының бу мәгълүматларына “аңлатма бирүнең мәгънәсе юк”, дип белдерде.

The Guardian басмасы дипломатлар үз хатларында Согуд Гарәбстаны рәсмиләренең АКШны Иранга һөҗүм итүдә сорап язуларын бәян итә. АКШ дипломатлары БМО җитәкчелегенең эшчәнлеген яшерен күзәтә, дип яза Британия басмасы.

Корея ярымутравындагы соңгы тәрәккыятне дә искә алганда, дөньяда иң зур кайтаваз тудырачак мәгълүмат – АКШның Төньяк Кореяне юк итеп бердәм Корея дәүләте төзү нияте турындагы хәбәр булыр, дип фаразлана.

WikiLeaks сәхифәсенә караганда, бу хакта да АКШ дипломатлары үзара хат һәм хисаплар алышкан.
XS
SM
MD
LG