Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан оркестры АКШка бармый. Әлегә


Татарстан дәүләт симфоник оркестры
Татарстан дәүләт симфоник оркестры

Санта-Барбарада Рахманинов исемендәге фестиваль-бәйгесен оештыручылар бөтен чыгымнарны Татарстан өстенә аударырга теләгән.

Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм җыр-бию ансамбленең төркеме Кушма Штатларга барган очракта, республика өчен бу 18 миллион сум тирәсенә төшәргә тиеш булган.

Моңа Казаннан Кушма Штатларга кадәр очу, диңгез аръягында тору, ашау-эчү бәяләре генә түгел, ә оркестр чыгыш ясаган өчен концерт заллары арендасы да, уен коралларын алып тору бәяләре дә кергән.

Кушма Штатларда Рахманинов исемендәге фестиваль-бәйгене оештыручылар 2011 елның апреленә Калифорниянең Санта-Барбара шәһәренә Татарстан дәүләт симфоник оркестрын чакырырга ниятләгән. Әмма бөтен чыгымнарны да Татарстан ягы каплаган очракта гына.

Әлеге чараны оештыручылар фестивальдән соң Калифорния штатында “Татар мәдәнияте көннәре”н дә үткәрү мөмкинлеген әйткән. Әмма бу мәдәният бәйрәмен дә Татарстан ягы күтәрергә тиеш булган.

Татарстан мәдәният министрлыгы белгечләре әйтүенчә, симфоник оркестрның Кушма Штатларга бу сәфәре бюджетка кертелмәгән һәм әлеге сәфәр финанслана калган очракта бернинди кануннарга да сыймас иде.

Санта-Барбарада фестивальне оештыручыларның берсе – Армен Тер-Татевосян белдерүенчә, Татарстан мәдәният министрлыгы алар өчен зур проблемнар тудырган. Бу хакта ул “Азатлык” радиосына да хат җибәргән.

Килешү имзаланмаган

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова әйтүенчә, министрлыкка ниндидер җитди шелтәләр белдерү урынсыз. Чөнки ике арада бернинди килешү дә имзаланмаган.

“Без юристлар белән алар җибәргән килешү өлгесен карадык. Аның нигезендә безнең оркестр Калифорниядә була торган проектта катнашсын өчен, мәдәният министрлыгы иганәче булырга тиеш. Безнең юристлар, бюджет акчаларына андый килешүне имзалау һич мөмкин түгел, дип белдерде”, ди Әюпова.

Башта Татарстан ягындагы сәнгатькарьләр әлеге проектны симфоник оркестрлар бәйгесенә чакыру дип аңлаган. Ә чынлыкта оркестр аерым башкаручыларга уйнап тору вазифасын гына үтәргә тиеш булган.

Ленар Айкаев
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы директоры Ленар Айкаев фикеренчә, оркестр кая гына бармасын афишаларның башында аның чыгышы турында язу торырга тиеш. Шулай да ул чит ил гастрольләрен кире какмый, ә хуплый гына.

Күптән түгел оркестр Көньяк Кореяда булып кайтты. Бу сәфәрнең Мәскәү һава аланы Домодедовага кадәр булган өлешен генә Татарстан түләгән.

Мәскәүдән Сеулга очу, анда тору, көндәлек чыгымнарны да оештыручылар күтәргән. Хәтта чыгыш ясаучылар гонорар да алып кайткан. Айкаев сүзләренчә, оркестр бу сәфәргә тулысынча бармаган. 45ләп кеше генә юлга чыккан.

Мондый ерак юллы сәфәрләр эконом вариант таләп итә. Бик үк зур булмаган уенчылар төркеме башкара алырдай әсәрләр сайлана. Бу якларын оештыручылар һәм җибәрүче як хәл итә, ди ул.

“Без Русия дәүләт концерт оешмасы аша Кушма Штатларга гастрольгә бару турында сөйләшүләр башладык. Америка ягыннан бик җитди музыкаль продюссерлык үзәге IMG оештыра”, ди Айкаев.

Аның сүзләренчә, әлеге сәфәр 2011 елда тормышка ашарга да мөмкин.
XS
SM
MD
LG