Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада каршылык чаралары үтте


Фатир төзергә акча салып алданучылар чарасы
Фатир төзергә акча салып алданучылар чарасы

Уфада бер-бер артлы каршылык чаралары булып узды. Фатир төзергә акча салып алданган кешеләрдән алып коммунистларга кадәр үз таләпләрен куйды.


27 ноябрь башкала мэриясе каршындагы мәйданда фатир төзергә акча салып алданган кешеләрнең каршылык чарасы узды. Анда 150гә якын кеше катнашты.

Чара бөтенрусия чарасы кысасында узды.

Коммунистлар җыены

28 ноябрь Уфада коммунистлар Фридрих Энгельсның тууына 190 ел тулуны билгеләде. Чара башкала мэриясе каршындагы Ленин мәйданында узды.

Чарада коммунистлар элекке “кызыл билбаулы” урам исемнәрен кайтаруны таләп итте. Шул исәптән Ленин һәйкәлен дә.

Әле Уфада Ленинга бер һәйкәл бар. Егерме ел элек бер һәйкәлне Санкт-Петербургка, ул чактагы Ленинградка реставрацияләргә алып киткән иделәр.

Ниһаять, шул һәйкәл табылган. Коммунистлар шуны кайтарып куюны тәлап итә. Социаль тикшеренүләр институты да уфаларның аны куюны яклавын хәбәр итте.

Хокук яклаучылар конференциясе

28 ноябрь хокук яклаучылар еллык хисап конференциясен үткәрде. Анда йөзгә якын кеше катнашты.

Чара мөмкинлекләре чиклеләрнең иҗат йортында узды. Ләкин монда хокук яклаучылар һәм мөмкинлекләре чиклеләр арасында мантыйк эзләргә кирәкми. Элекке хакимият заманында мондый чаралар өчен бина табу мөмкин түгел иде. Залда “Үзеңне җиңсәң - дөньяны үзгәртерсең!” дип язылган шигар эленгән иде.

Чарадагы төп чыгышны “Кеше хокуклары хәрәкәте”нең Башкортстан буенча башкарма җитәкчесе Леонид Чернов ясады. Ул халыктан хокук бозылу турында барлыгы 480 хат килүен белдерде.

“Шуларның утызы башкаладан, калганнар районнардан килгән. Мәгълүматларга караганда, безнең хоукларның 40%тын мәхкәмә органнары боза, 30%тын социаль оешмалар, калганнары башка оешмаларга төшә”, диде Леонид Чернов.

Конференциядә Резолюция кабул ителде һәм Хокук яклаучы ватандашлар шурасы төзелде. Аңа унтугыз кеше керде.
XS
SM
MD
LG