Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норлат кешеләре: “Егетләрне саклап каласы иде”


Милиция сугышчылар кереп бикләнгән йортны яулый
Милиция сугышчылар кереп бикләнгән йортны яулый

Норлат районы Яңа Әлмәт авылында өч кораллы егетне юк иттеләр. Чистай һәм Норлат районында яшәүчеләр аларны үтермичә кулга алырга кирәк иде, дип саный.

Төркемдә 34 яшьлек Руслан Спиридонов, элегрәк бер мәртәбә хөкем ителгән 30 яшьлек Альберт Хөснетдинов һәм Алмаз Дәүләтшин булган, дип хәбәр ителде. Аларны 24 ноябрьдә 500 кешелек төркем юк итте. Әлегә аларның Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары яки ваһаби булу-булмавы турында төгәл мәгълүматлар әйтелми. Хәзергә Яңа Әлмәттә булган атышларын күрүчеләр, үтерелгән егетләрне күреп белүчеләрнең уй-фикерләре генә бар.

Яңа Әлмәт халкына егетләрне террорчы дип сөйлиләр

Инде хәбәр итүебезчә, Руслан Спиридонов, Альберт Хөснетдинов һәм Алмаз Дәүләтшинны Норлат районы Яңа Әлмәт авылындагы хуҗасыз бер йортта юк иттеләр. Пенсионер Мансур Сөнгәтов егетләр яшеренгән өйдән ике йорт арырак тора. Әмма авыл халкы бу вакыйганың шәһите булса да, хәлнең асылын, егетләрнең авылга кайчан килүләрен белми.

Мансур Сөнгәтов сүзләренчә, һәлак булган егетләр 24 ноябрьгә каршы төндә килергә тиеш. Үзләре белән автоматлары, гранаталары да булган.

“Иртә белән ОМОНнар ташландык йортка керә башлагач, ике якта атыш башланды. Халыкны өйләренә куып керттеләр. Урамдагы газ торбалары да тишелде. Кемнең беренче атканын әйтә алмыйм. Өсләренә мылтыклы кешеләр килгәч, карап тормаганнар инде.

Ара-ара атышулар туктап та торды. Шулай да атыш беренче яртыда, эшне тикшерү төнлә генә бетте. Аларны ике кат уратып алдылар. Берничек тә кача алмыйлар иде. Тегеләрнең биреләсе килмәгән инде”, ди пенсионер Мансур Сөнгәтов.

Норлат вакыйгасын үз күзләре белән күргән Яңа Әлмәт авылы кешесе Мансур Сөнгәтов егетләрне исән калдырып була иде, дип саный.

“Әле менә кичә эчке эшләр министры урынбасары Тимерҗанов, алар үләргә тиеш, мәхкәмәләшеп йөрергә кирәкми, андыйларны юк итәргә кирәк, дип сөйләде. Болар шулай эшләде дә. Аларны саклап калып була иде, ничек булмасын инде. Башка беркем дә яраланмады да, болар өчесе әрәм булды”, ди ул.

Яңа Әлмәттә үтерелгән егетләр турында авыл халкына террорчылар дип сөйлиләр. Гәрчә, моңа дәлил булмаса да.

30 ноябрьдә авыл халкын террорчылардан саклау турында сөйләшү оештырыла. Чарага Норлат районы башлыгы да килергә җыена, дигәннәр халыкка.

“Кеше гомере берни тормый”

Чистайда чыга торган “Без проблем” газеты журналисты, элекке мәктәп мөдире Вера Князева Яңа Әлмәттә үтерелгән 30 яшьлек Альберт Хөснетдинов белән бер йортта яшәгән. Ул үзе дә, Чистай халкы да егетләрнең мондый эшкә баруларына ышанмый. Аларны исән калдырырга кирәк иде, дип уйлый Князева. Халык егетләргә исән калырга мөмкинлек бирмәгәнгә, аларны бик кызгана икән.

“Йоклата торган газ җибәрергә яки башкача эшләргә кирәк иде. Юлбарыс белән арыслан чыгырдан чыкса, аларга йоклата торган ядрә аталар. Ә монда кеше гомере берни тормый”, ди Князева.

Князева: Алар бит беркемне дә үтермәде


Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, юк ителгән әлеге төркем республика Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасын шартлатырга маташуда гаепләнә. Шулай да Чистай шәһәрендә яшәүчеләрнең күпчелеге моңа ышанмый. Чөнки машина шартламый бит.

“Ни өчен алар юлларында очраган аучыны атып үтерми? Алар аучыны тәртип саклаучыларга хәбәр итмәсен дип, атып үтергән булырлар иде. Шулай бит. Ә алар моны эшләми. Егетләр бер тәртип саклаучыны да үтермәде, яраламады. Ә монда чынлыкта эзне каплау өчен атышлар башланды, кеше үтерделәр. Яки алар тәртип саклаучыларның яхшы эшләвен күрсәтергә теләде”, ди Вера Князева.

Чистай журналисты сүзләре белән әйтсәк, аларны гаеп ягу, эшне уңышлы башкардык дип, рапорт бирү өчен үтерделәр.

Князева кат-кат егетләрнең беркемне дә үтермәүләренә, очраган аучыга атмауларына, республика Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасына бомба куюларына шикләнеп карауларына басым ясады.

“Вакыйга барган урынга Руслан Спиридоновның әтисе – Чистайның элекке прокуроры Климентий Спиридоновны чакырырга кирәк иде. Ул, бәлки, алар белән сөйләшә алган булыр иде”, ди Вера Князева.

Ә менә “Без проблем” газеты мөхәррире Чулпан Сөләйманова егетләрне исән калдыру-калдырмау – тәртип саклаучылар эше, дип уйлый.

“Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасы шартлаган булса, күпме кеше үлгән булыр иде?”, ди ул.

Руслан Спиридоновның әтисе
керәшен

34 яшьлек Руслан Спиридоновның әтисе – керәшен, әнисе мөселман татары икәне билгеле. Вера Князева әйтүенчә, Спиридонов башта православ динен тота, аннан исламга күчкән.

Альберт Хөснетдинов күршесе Вера Князева әйтүенчә, Алмаз, Альберт һәм Русланны тавышсыз-тынсыз гына Чистайдагы татар зиратына җирләнгәннәр.

Альберт Хөснетдиновның 9 айлык баласы – ятим, хатыны Ләйсән тол калган. Ләйсән Хөснетдинова белән телефон аша булган хәлләр турында тәфсилләп сөйләшеп булмады. Хөснетдинова сүзләренчә, телефон сөйләшүләре тыңлана.

Ләйсән әйтүенчә, Альберт Хөснетдинов даими намаз укыган, мәчеткә йөргән.
XS
SM
MD
LG