Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кущевский вакыйгалары Татарстанда кабатлана аламы?


Кущевскийда урнашкан әлеге йортта вәхшиләрчә 12 кеше үтерелгән
Кущевскийда урнашкан әлеге йортта вәхшиләрчә 12 кеше үтерелгән

Моннан берничә атна элек Краснодар өлкәсе Кущевский районында булган вәхши җинаять бар кешене тетрәндерде. Бу вакыйгадан соң озак та үтми, губернатор Александр Ткачев: “Кущевскийдагы кебек җинаятьчел төркемнәр һәр районда бар”, дип белдерде. Татарстанда гади халык бу гыйбарәгә ничек карый?

Халык соңгы көннәрдә илнең көн үзәгендә торган Кущевскийдагы җинаятьне ишеткән булса да, губернатор Александр Ткачевның “Һәр районда җинаятьчел төркем бар”, дигән сүзләреннән күпчелек кеше әле хәбәрдар да түгел икән.

Кайберәүләр Ткачевның әйткән сүзләре Татарстан өчен туры килми, оешкан җинаятьчел төркемнәрнең тамырын туксанынчы елларда ук корыттылар инде дисә, бүтәннәре бу хакта сөйләшергә теләмәде.

Шулай да фамилиясен әйтмәгән Ранис исемле егет Кубань якларындагы хәлләрнең Татарстанда да булмаячагына беркемнең дә гарантия бирә алмавы турында әйтте.

“Краснодардагы вакыйгалар Татарстанда да булмас дип, кем гарантия бирә?”

“Хәзер нинди генә җинаять эшләре килеп чыкмасын, нинди генә фаҗигаләр булмасын, иртәгә яисә бер елдан соң мондый хәлләр Татарстанда да булмас дип, беркем дә гарантия бирми. Алла сакласын инде. Минем шәхси фикерем “сакланганны Алла саклар” дигән юнәлештә. Безгә сак булырга, бердәм булырга кирәк. Мондый хәлләрне булдырмас өчен барлык көчләрне дә куярга кирәк, дип уйлыйм”, ди ул.

Ә менә Сарытау өлкәсе Энгельс районы башлыгының җинаятьчел төркем оештыруда гаепләнеп кулга алынуын исә, соралганнарның шактые әле беренче мәртәбә ишетә икән.

“Казан феномены
барыбер калгандыр”

Илгиз исемле егет, җинаятьчел төркемнәргә каршы республикада көчле көрәш алып барылуга карамастан, алар Казанда барыбер калгандыр әле, ди.

“Минемчә, оешкан җинаятьчел төркемнәрнең Казанда беткәне дә юктыр. Ә нишләп Казанда булмаска тиеш әле? Мисал өчен, шул ук туксанынчы еллар феноменын алыйк. Ул феномен кая китәргә мөмкин? Беркая да китмәгәндер ул, дип уйлыйм. Бары тик аларның күбесен басканнар гына. Әмма барыбер күпмедер күләмдә калгандыр.

Безнең эчке эшләр министры аларга каршы бик көчле көрәш алып барган иде. Оешкан җинаятьчел төркемнәрне бетердек, бетерәбез дип сөйлиләр бит. Әле дә көн саен аларга каршы мәхкәмә эше баруы турында сөйлиләр. Әмма бу төркемнәр яшерен рәвештә үз эшләрен эшләп яталардыр, дигән фикердә торам мин”, ди ул.

Илгиз җинаятьчел төркемнәргә каршы милициянең генә көче җитмәвен, халыкның бердәм булып, төрле чараларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдерде.

“Бу төркемнәргә каршы милиция көрәшә көрәшүен, ләкин халыкның үзеннән дә тора. Әйтик, кешеләр үз балаларын спорт түгәрәкләренә йөртсә, балалар урамда үсми. Әмма моның икенче ягы да бар. Хәзер барлык түгәрәкләр дә түләүле. Ата-аналарының акчасы булмаган балалар ул түгәрәкләргә йөри алмый. Шуңа күрә алга таба нәрсә буласын беркем дә белми.

Аннан соң туксанынчы елларда төрмәгә утыртылган һәм 15-20 елын тимер рәшәткә артында уздырган бандитлар кире чыга башлаячак. Хәзер чыга башладылар инде. Ул еллар кабатлануы бик мөмкин.

Ә Норлаттагы вакыйгаларны мин дин белән бәйләмәс идем. Алар теге каяндыр килеп чыгып, милиция хезмәткәрләрен үтереп йөргән “урман кардәшләре” генә, дип әйтер идем. Халык бәлки үзенең хөкүмәткә карата булган канәгатьсезлеген белдерәдер инде шундый ысул белән”, ди Илгиз.

“Русия эчендәге Татарстан Краснодардан әллә ни аерылмас”


Советлар Берлеге вакытында эш белән күп мәртәбә Краснодар өлкәсендә булырга туры килгән Зөфәр Зәйнуллин исә губернатор Александр Ткачевның сүзләрен болай дип бәяли.

“Бервакытны министр Сәфәров, бик күп бандаларны тоттык, аларны бетердек, дип әйткән иде. Мин, Татарстан ягыннан чыгып караганда, бездә Краснодардагы кебек зур җинаятьчел төркемнәр юк, дип әйтер идем. Әмма алга таба булырга мөмкин, әлбәттә. Нишлисең бит, без Русиядә торабыз. Кызганыч, без дә Краснодардан әллә ни аерылып тормыйбыздыр. 80 елларда Краснодар якларында йөрергә туры килде. Инде ул вакытта ук ул якларда ниндидер төркемнәр булуы сизелеп тора иде”, ди Зөфәр Зәйнуллин.
XS
SM
MD
LG