Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан оркестрын АКШка кем җибәрми?


Чайковский исемендәге симфоник оркестр III Рахманинов фестиваленә чыгыш ясый, июнь 2008 ел
Чайковский исемендәге симфоник оркестр III Рахманинов фестиваленә чыгыш ясый, июнь 2008 ел
“Татарстан оркестры АКШка бармый” дигән язма уңаеннан берничә сүз әйтергә кирәк:
  1. Нинди генә эш булса да, аңа ике яклап карау кирәк. Әфәнделәр үзләрен пакларга тырыша. Мин әниемнән алган тәрбия һәм динебез кушканча, турылык-хаклык ягында.

  2. “RachFest” фестивален оештыручы АКШтагы татар җәмгыятенә 2010 елның мартында мөрәҗәгать итте. Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева имзалаган хатны күрсәтте. Бу хатта конкрет рәвештә Татарстан симфоник оркестры 2011 елның 4-10 апрель көннәрендә үтәчәк Рахманинов фестивалендә катнашачак диелгән. Бу фестивальдә катнашу мәрхүм Фуат Мансуров теләге иде. Ни өченме? Татарлык хакына. Татарны АКШта танытыр өчен. Без “RachFest”ка “хәлдән килгәнчә булышырбыз” дип әйттек.

  3. Мәрхүм Фуат Мансуров Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев белән күрешеп, бу сәфәр өчен кирәкле акчаны 2011 ел бюджетына кертүгә ирешкән булган.

  4. “RachFest” оештыручысы Тер-Татевосян “оркестр Санта-Барбара фестиваленә килгәч, Лос-Анжелес һәм Сан-Диего’да концертлар бирсә, бу Татарстан өчен бик зур танылу булыр иде” диде. Без дә “бу фикерне министрлыкка тәкъдим итегез” дидек.

  5. Министр Зилә Вәлиева бу фикерне кабул иткән. Санта-Барбара концерт залын “RachFest” аерган булса да, Лос-Анжелес һәм Сан-Диего залларын аерырга акча (задатка) кирәк. Министрлык: “2011 ел бюджетыннан акчаны хәзер бирә алмыйбыз, диаспора татарларыннан алыгыз” дип әйткән һәм икенче бер хат белән “киләбез” дип раслаган.

  6. Без “RachFest”ка 6 мең доллар җибәрдек… Татарлык хакына.
Сораулар:
  1. Оркестрның фестивальдә катнашуына каршы чыгучылар кемнәр? Яңа дирижер Александр Сладковский белән Зур концертлар залы директоры Ленар Айкаев. Нигә? Үзләреннән сорарга кирәк!

  2. 18 миллион каян чыкты? Без күргән бюджет 13 миллион тирәсе иде. “RachFest” әйткәнчә: “Лос- Анжелес, Сан-Диего билетларыннан 5-6 миллион, спонсорлардан 5-6 миллион алгач, Татарстан бәлки кесәсеннән 1-3 миллион тотар иде”. Татарстанны матур итеп таныту һәм Фуат Мансуров теләген тормышка ашыру өчен бу зур акчамы?

  3. Акча табу эше бер төрле. Ярый, Кореяга барып акча эшлисез ди. Ләкин татар халкы һәм Татарстан өчен нәрсә кирәген министрлык хәл итә. Дирижер һәм зал мөдире түгел!

  4. Сез бик яхшы беләсез – Чайковский исемендәге оркестр Рахманинов фестиваленә ике тапкыр катнашты, Мәскәү шәһәре спонсор булды. Ягъни, “RachFest” танылмаган фестиваль түгел. Нигә бер ел буе сузып килдегез?

  5. Сезнең эшегез татарлыкка файда урынына зур зыян китерде. Хәзер Тер-Татевосян әфәнде төрле җиргә мөрәҗәгать иткән. Татарны “ышанычсыз” дип күрсәтә. Мәскәү әле татарны “булдыксыз” дип әйтер. Без 6 мең доллар югалттык.. хәерле булсын.

  6. Сез белмәгән әйберләр бик күп. Сездәге кануннар белән мондагы кануннар бер түгел. Министрлык хатлары белән “RachFest” Cезгә зур зыян китерә ала. Иншаллаһ, аны эшләмәс дип өмет итәм.

Җүнәйт Чапаноглу

Америка Төрек-Татар Берләшмәсе рәисе
XS
SM
MD
LG