Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак каен”га – 40 ел!


Самар өлкәсендә дистәләгән татар үзешчән сәнгать коллективлары эшли, ләкин дә татар фольклор ансамбле бер генә – ул “Ак каен”.

Өлкәнең Иске Ярмәк авылында тамыр алган сәнгать төркеме беренче чыгышын 1970 елда Чаллы Баш районында өлкә ярышында башлап җибәрә. Сигез кешелек бию төркеме беренче урынны ала. Ике елдан соң беренче урынны Куйбышев шәһәрендә (хәзер Самар) өлкә ярышларында алалар. 1983 елны үзләрен кинога төшерәләр. 1988 елны илкүләм фестивальдә беренче урынга лаек булалар. 1989 елны “татар халык фольклор коллективы” исеме бирелә.

Ноябрьнең 27ендә Иске Ярмәк авылында “Ак каен”ның 40 еллыгын зурлап уздырдылар. Тантанада “Ислам нур” газетының мөхәррире, Иске Ярмәктә туып үскән шагыйрь, журналист Фәрид Ширияздан да катнашты.

Бүгенге сөйләшүне фәлсәфи яктанрак алып барсак иде. Ниндирәк мәгънәләр ята “Ак каен” исемендә?

Татар гомер-гомергә табигатьне сөйгән һәм сөя. Ул аны олылый һәм хөрмәт итә. Әкиятләрдә, бәетләрдә, җырларда каеннар гүзәллегенә сокланганнар. Юкәле тау белән Сок елгасы арасындагы ялгыз каен авыл халкы өчен изге урынга әйләнде.

Гаскәр хезмәтенә киткәндә, чит җирләргә бәхет эзләп сәфәр тотканда авылдашлар ак каенга сәлам биреп китәрләр иде. Ул үзенә күрә тынычландыру урынына әйләнде. Каен янында яңгыр ашы пешергәннәр, мәктәптә чыгарылыш кичәсеннән соң укучылар таңнарны шунда каршы алалар иде. Ак каен тирәсе беренче булып кардан арына иде, язның беренче уеннары шунда башлана иде.
"Ак каен" чыгышы

Иске Ярмәкнең халкы җыр-моңга бай, мәзәкчән һәм тәмле телле, биредә киң күңелле кешеләр яши. Шуңадыр авылдан шагыйрьләр, язучылар, артистлар чыккан. Атаклы гармун ясаучы Гали абый да – безнең Ярмәк кешесе.

“Ярмәк вагы” исемле бию тик бездә генә. Татарстан җыр-бию ансамбле безнең биюне үзенең репертуарына кертте. Төркия президенты “Ярмәк вагы”н сокланып караган.

Тау битендә үскән ак каенга булган мәхәббәт әкренләп “Ак каен” ансамбленә күчте. Авылдашларыбыз гына түгел, барлык өлкә татарлары да “Ак каен” белән горурланалар.

Изге, кояшлы атама һәркемнең күңел түрендә җылы хисләр һәм киләчәккә өмет уята. Бу очракта һич шикләнми әйтә алабыз: “Ак каен” – халкыбызның рухи чишмәсе.

“Ак каен” исемле татар фольклор ансамбленең киләчәге бармы?

Һичшиксез бар. Өлкән артистларга алмашка яшьләр килгән. Кичәдә котлаулар бик күп булды.

Тантанада үзәк өзгеч чыгышлар булдымы соң?

Булды. Бигрәк тә Камышлы авылыннан килгән Гөлчәчәк Гатауллина тирән моңы белән халыкны шаккатырды.

"Ак каен" юбилее хөрмәтенә буклет чыгарылды

Ансамбль артистлары юбилейга соклангыч күлмәкләр тектергән. Барчасы да чын үзебезчә. Ак җирлектәге чәчкәләр, артка чөеп бәйләгән ак яулыклар, аклы читекләр, чибәр хатыннар – барчасы да болын чәчкәләрен хәтерләтә иде.

Тантана уңаеннан мәдәният сараенда күргәзмә оештырылган иде. Чиккән кул эшләре, аш-су үрнәкләре сокланырлык иде.

Рухи мәркәзебез Казаннан вәкилләр булдымы?

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Гөлназ Шәйхи сәламләде. Яшь казаннар дәртле җыр-биюләрен башкарды. Әлбәттә, күңелдә авыр хис калды: фольклор ансамбленең юбилеена татар халкының чатнап торган милли биюләрен алып килергә иде. Һөнәрмәнд биючеләр башкаруындагы биюләр үзенә бер шедевр булып күренер иде.

Сезнеңчә, “Ак каен”ның сәяси вазифасы бармы?

Һичшиксез. “Ак каен” ансамбле Самар төбәгендә татарның барлыгын гына түгел, аның мәңгелеген раслап тора.
XS
SM
MD
LG