Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Таҗикстанда үлем җәзасын бетерүне сорый


Таҗикстан хокук яклаучылары үлем җәзасын бетерүне таләп итеп президент Эмомали Рахмонга мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатькә халыкара хокук саклау оешмалары, шул санда Amnesty International вәкилләре дә кул куйды.

2004 елда Таҗикстан үлем җәзасын туктатып торды. Шуннан бирле бу җәзага беркем дә хөкем ителмәде. Шулай ук илнең яңа җинаять кодексында кылынгын өчен үлем хөкеме билгеләнгән җинаятьләр саны 16дан бишкә калдырылган.

Бүгенге көндә Үзәк Азия республикаларның барысында да үлем җәзасына мораторий игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG