Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Польшадагы татар һәйкәленә инде һөҗүм дә булган


Польша президенты Бронислав Комаровски һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясый, Гданьски, 25 ноябрь

Польша президенты Бронислав Комаровски һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясый, Гданьски, 25 ноябрь

25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.

Гданьскиның иске Орунь паркында куелган һәйкәлнең рәсми ачылышында Польша президенты Бронислав Комаровски, Русия, Беларус, Украина консуллары, Мостафа Җәмилев житәкчелегендә кырымтатар мәҗлесе делегациясе, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Татарстанның Ленинград өлкәсе һәм Петербурдагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Помор воеводалыгы җитәкчелеге катнашты. Тантаналы чараларга Румыния татар үзәге рәисе Амет Варол, Франция татарлары, мөселман дин әһелләре дә килгән иде.

Бронислав Комаровски: Тантанага йөрәгем чакыруы белән килдем!

Польша президенты үз чыгышында "Мин чын күңелемнән Польшага 600 ел хезмәт иткән Польша татарларының күп нәселләренә хөрмәтемне һәм ихтирамымны белдерәм. Без бөтенебез беләбез: татар ат өстендә туа. Менә бу һәйкәл моңа исбат. Татарлар Речь Посполитая, Литва дошманнарына каршы көрәште. Алар оста атлы гаскәр буларак, Польшага дан китерде", дип белдерде.

Комаровски сүзләренчә, Речь Посполитаяның татарларга игътибар итмәгән чаклары булса да, алар һәрвакыт Польшага хезмәт итеп килгәннәр. "Әгәр дә татар кемне дә яратса, ул бөтен җаны-тәне белән ярата, бу билгеле. Менә шулай, Польшага килеп урнашкан татарлар Польшаны яратып, аның азатлыгы өчен кан түктеләр. Тарихның иң мактаулы сәхифәләреннән берсе – Грюнвальд сугышы, без моны онытмаска тиешбез.

Татар гаскәре швед, москаль, итальяннарны, кирәк булса, төрекләрне дә аямады. Польша татарлары булмаган булса, Вена сугышында җинү дә булмас иде. Менә шуның өчен дә аларны Ян Собесский патша бик яратты.

1918-1939 елларда да татар каны түгелгән иде, Катыньда атылганнар арасында да татарлар бар. Бүген без ачкан һәйкәлдә аларның да хәтирәсе ачыла, бу һәйкәл 600 ел дәвамында Польшага хезмәт иткән татарларга булган зур ихтирам билгесе", дигән президент Комаровски тантанада.



Тантанада Польшаның хәрби оркестры, Гданьскиның хәрби гарнизоны да катнашкан. Һәйкәлнең ике ягындагы флагштокларда Польша, Гданьски, Татарстан һәм кырымтатарларның милли байраклары җилфердәп торган. Польша һәм кырымтатар гимннары яңгыраган.

Польша мөселманнары мөфтие Томаш Мишкевич дога укыган, Гданьски мэры Павел Адамович Польша татарларының мәдәни үзәгенә рәхмәтен белдергән. Президент Бронислав Комаровски әнисе Ядвига ханым белән һәйкәлгә чәчәкләр куйган.

Тантаналы чаралар өч тапкыр салют белән тәмамланган.

Польша президентының әнисе – татар канлы

Польша президентының әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы белән горурлана икән. Бу хакта Ядвига ханым Бронислав Комаровски чит ил кунаклары өчен биргән аш вакытында сөйләгән.

Мәҗлес рәисе Мостафа Жәмилев Ядвига ханымны Кырымга чакырган.

Мостафа Жәмилев Польша президенты белән булган кыска очрашу вакытында Украина, Польша мөнәсәбәтләре, Евросоюз мәсьәләләре хакында фикер алышкан. Мостафа Жәмилев: ”Украина гомумевропа процессларында катнашса, кырымтатарларының хокукларын торгызырга яңа мөмкинлекләр ачылыр иде”, дигән.

Мәҗлес рәисе Мостафа Жәмилев һәм Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе Рифат Чубаров Бронислав Комаровски һәм аның әнисе Ядвига Комаровскага Бахчасарайдагы мәчетне тасвирлаган рәсем тәкъдим итеп, татар-мөселман җәмгыятьләренең саклану һәм тәррәккый итүләрендә Польша дәүләте ярдәменең әһәмияте зур булганлыгын сөйләгән.

26 ноябрьдә Кырымтатар мәҗлесе делегациясе Польшаның элеккеге президенты, Нобель бүләге иясе (1983) Лех Валенса белән дә очрашкан.

Валенса кырым татарларына "Провокацияләргә бирешмәгез, тыныч юл белән эш итегез, хакимият барыбер сезгә ярдәм итәргә мәҗбүр булачак", дигән киңәш биргән.

Һәйкәлгә һөҗүм ясалган

Гданьскида яңа ачылган «Речь Посполитая татары» һәйкәленә шул ук көннең кичендә һөҗүм ясалган: атлы җайдак кулындагы штандартның ярымай өлешен кемдер сындырып алган.

Бу хакта Азатлык радиосына мәҗлеснең тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин хәбәр итте. Моны безнең "дусларыбыз" эшләгәндер, диде ул.

38 миллион кеше яшәгән Польша Европада иң дини илләрнең берсе санала. Халыкның зур өлешен католиклар тәшкил итә һәм соңгы елларда анда да яңа мөселман дулкынына каршы кәефләр арта башлады. Быел яз айларында башкала Варшауда мәчет төзүгә каршы урам җыеннары да оештырылган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG