Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Астанада Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә Пан Ги Мун Иранның атом програмы һәм Иминлек Шурасына яңа әгъзалар алу ихтималы турында сөйләде.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы саммитында катнашыр өчен Астанага килеп, Азатлыкның казакъ редакциясенә әңгәмә бирде.

Күптән түгел, 40 галим һәм белгечләрдән торган бер төркем, Иранның халыкара күзәтү астында уран баету чараларын дәвам итүен яклап, АКШка бу мәсьәләдә сәясәтне үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итте.

БМО җитәкчесе Иранга карата сәясәтнең үзгәрүен кире какмый, әмма башта Тәһран атом программасы өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, аның тыныч максатларда булуын исбатларга тиеш, дип саный.

БМО Иминлек Шурасына үзгәрешләр кертү кирәклеге мәсьәләсе дә инде берничә мәртәбә күтәрелде. АКШ президенты Барак Обама, мисал өчен, даими әгъза итеп Һиндстанны алырга тәкъдим иткән иде.

Пан Ги Мун соңгы ярты гасырда дөньяда булган үзгәрешләрне исәпкә алганда, Иминлек Шурасын үзгәртү дә зарур, диде.

“БМО әгъзалары һәм Иминлек Шурасының үзендә дә үзгәрешләр кирәк, дигән бердәм фикер бар. Эшебезне ачык һәм демократик юллар белән алып барырга кирәк. Әгъза илләр арасында бу хакта сөйләшүләр бара. Реформалар кирәклеге шик тудырмый, әмма аларның күләме, шул санда Иминлек Шурасында кайсы илләр вәкилләре булырга тиешлеге турында әле килешеп карар кабул итәсе бар. БМО Гомум Мәҗлесе хәзер бу сөйләшүләрне оештыра. Әгъза илләр бөтен якларны да канәгатьләндерерлек карар кабул итүгә ирешер, дип өметләнәм”, диде Пан Ги Мун.

Бүгенге көндә БМО Иминлек Шурасына 15 ил керә. Аларның бишесе карарларга вето салу хокукына ия.

БМО җитәкчесе Иминлек Шурасын киңәйтүне хуплый.

XS
SM
MD
LG