Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт филармониясендә ризасызлык җыелышы үтте


Флүрә Килдеярова, Рамил Гайзуллин, Вахит Хызыров
Флүрә Килдеярова, Рамил Гайзуллин, Вахит Хызыров

Сишәмбе көнне Башкорт дәүләт филармониясенең бер төркем танылган артистлары республика президенты Рөстәм Хәмитов һәм мәдәният министры Әскар Абдразаков исеменә ачык хат имзалады.

Филармониянең халык уен кораллары оркестры залына күренекле җырчылар, музыкантлар җыелган иде. Шулай ук бирегә журналистлар һәм “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Леонид Чернов та килгән.

Җыелыш бик кызу барды. Чыгыш ясаучылар филармониягә җитәкче итеп Данир Гайнуллин билгеләнгәннән бирле, ничә еллар инде иҗади рух бетүе, әшнәлек хөкем сөрүе, артистларга карата тупас мөгамәлә, хезмәт хакларының кечкенә булуы һәм башка кимчелекләр турында ачынып сөйләде.

Әлфия Заһидуллина
Башкортстан халык уен кораллары оркестры җитәкчесе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Рамил Гайзуллин сүзләренчә, Данир Гайнуллин элек Башкорт яшьләре иттифагы җитәкчеләренең берсе буларак, бирегә җитәкче булып килгәч тә, башкорт милләтче яшьләрен сыендырды.

“Аларның “оясына” әйләнде хәзер безнең филармония. Филармониядә күп еллар җыелып килгән проблемнар хакында уртага салып сөйләшеп булмый,чөнки гомум җыелышлар үткәрелми”, ди Рамил Гайзуллин.

Җыелышта чыгыш ясаган күренекле җырчы, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы Флүрә Килдиярова да филармониядә күп җитешсезлекләр булуы хакында сөйләде.

“Җитәкчелектә сәнгатьтән ерак булган, үз мәнфәгатьләре турында гына уйлаучы кешеләр утыра”, ди Флүрә ханым.

Флүрә Килдиярова сүзләренчә, Башкортстан дәүләт филармониясендә хәлләрне уңайга фәкать биредәге җитәкчелекне һәм шәхсән Данир Гайнуллинны алмаштыру аркасында гына мөмкин булачак.

Заһир Котлочурин
Әлеге җыелышка Данир Гайнуллин үзе кермәде. Шулай да аның реклама буенча урынбасары Заһир Котлочурин җыелышта катнашты һәм җитәкчелек тарафына әйтелгән дәгъваларга каршы үз дәлилләрен китерергә тырышты. Ләкин аның сүзләре, ачулары кабарган артистларның чыгышлары астында күмелеп калды.

Күренекле артистлар Вахит Хызыров, Юнир Салаватов, Халис Шәрипов, яшь җырчы Әлфия Заһидуллина һәм башкалар филармониядәге җитешсезлекләргә бихисап мисаллар китерде.

Талантлы җырчы, халык артисты Вахит Хызыров үзе куйган 140 концертка һаман да булса хезмәт хакы ала алмавын әйтте.

Әлфия Заһидуллина:”Филармониядә артистлар санга сугылмый, аларны җитәкчеләр сүгенү сүзләре белән генә “сыйлый”. Бездә инженерга хөрмәт зур, ә артистларны чүп урынына да күрмиләр”, диде.

Җыелыш азагында сәнгать әһелләре Башкортстан президентына һәм республика мәдәният министры исеменә ачык хат кабул итте һәм аны имзалады.
XS
SM
MD
LG