Accessibility links

Кайнар хәбәр

Перуның Амазон карурманында әле дә билгесез кабиләләр яши


Җир шарының теләсә нинди почмагын аркылыга-буйга айкап чыгу мөмкин булган бер чорда, кая да булса глобальләшкән дөнья белән бәйләнешкә керми генә яшәп яткан кабилә барлыгы башка да килә алмый. XXI гасыр башында бу мөмкин эш кебек тоелмый.

Әмма Перу хөкүмәте хәбәренә караганда, кешелек дөньясы белән бернинди дә бәйләнешкә кермәгән андый төркемнәр Амазониядә әле дә бар икән. Һәм иң кызыгы - алар калган дөнья белән аралашырга теләми дә, моңардан ихтыяри рәвештә читләшә.

Берничә көн элек Перу хакимиятләре хәбәрчеләргә илнең көньяк-көнбатышындагы Cuzco һәм Madre de Dios өлкәләрендә табылган сөңгеләр, уклар, үсемлек сүсеннән ясалган капчыклар күрсәтте. Перуның мәдәният министры Juan Ossio сүзләренчә, бу табылдыклар нәкъ шул билгесез индиан кабиләләре кешеләренеке, андыйлар чыннан да Амазон карурманнарында яшәп ята.

"XXI гасыр башында да ул кешеләр хәзерге глобальләшкән дөньядан читтә, башкалар белән аралашырга теләми яши", ди Перуның мәдәният министры.

Хакимиятләрнең якынча фаразына караганда, илнең заманча кеше әле бер дә аяк басмаган төбәкләрендә 14-15 шундый кечкенә кабилә гомер итә ала. Аларның төгәл санын ачыклау мөмкин түгел, ул төркемнәр аңлы рәвештә дөнья белән бәйләнешләргә керергә теләми, диде министр Juan Ossio.

Перуда яшәгән 27 миллион халыкның 55%-ын асаба индианнар тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG