Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:54

Сембердә "урысларны мәсхәрәләүчеләр" хөкем ителә


Урысларны мәсхәрәләүдә гаепләнүче Наил Микеев белән Равил Тимербулатов мәхкәмә бинасы алдында

Урысларны мәсхәрәләүдә гаепләнүче Наил Микеев белән Равил Тимербулатов мәхкәмә бинасы алдында

“Джамаат” (“Җәмәгать”) дип аталган мифик оешма турында элек тә шау-шулар булган иде. Бу көннәрдә Сембердә яңа "эш" -- "халыклар дуслыгын какшату, урысларны мәсхәрәләү"дә гаепләнүче ике татар егете мәхкәмә алдына басты.

Ул вакытта “Джамаат”ны реальләштерү өчен, егерме алты яшь татар егетен төрмәгә дә утыртканнар иде. Хәтта Дагыстанда төрмәдә утырган Абдулкадыровны да бирегә китереп, ислам диненең “хәшәрәтлеге” турында байтак авыз чайкадылар җирле матбугатта.

Өлкәнең рәсми басмасы “Народная газета” хәтта “Ваххабиты готовились к терактам” дигән җанөшеткеч рәсемле язма да бирде. Ә гамәлдә зур йөкле транзит машиналарын туктатып, шоферларын үтереп баеган ГИБДД хезмәткәре җинаятьче булып чыкты. Соңыннан ул фаш ителсә дә, башка дин тотучылар арасында мөселманнарга карата тискәре мөнәсәбәт ныгытылып өлгергән иде инде.

Шул ук вакытта Татарстанның көньяк-көнчыгыш җирлегендә дә “Хизб ут-Тәхрир” дигән төркем тапканнар иде. Аннан тыш та, ниндидер провокатор котыртуы белән, Кукмара районындагы ундүрт яшь егетнең газ торбасын шартлатырга омтылышы турындагы хәбәрләр дә тирән хәтердә калган. Шартлату булмады, ә шау-шулар колакларны ярыйсы гына тырнады ул вакытта.

Тагын да кемгәдер “күңелсез” булып китте, бугай: быел 20 ноябрь көнне тагын яңалык ишетелде: Татарстанда янә ваххабитлар тотылган икән.

Соңрак Норлатта өч кешенең үтерелүе турында да хәбәр ишетелде.

“Убырлылар”ны аулау

Сембер дә бу яктан калышмаска тырыша кебек: монда да “убырлылар” табылды: Наил Микеев белән Равил Тимербулатов өстеннән мәхкәмә башланды.

Алар халыклар дуслыгын какшату, урысларны мәсхәрәләүдә гаепләнә. Сүз – былтыргы Хәтер көне чарасында укылган мөрәҗәгать турында.

Чарада “Халыкларга һәм алар өстенә куелган түрәләргә” исемле мөрәҗәгать кабул ителгән иде. Бу мөрәҗәгатьтә “башка халыкларга һәм түрәләргә карата артык кире һәм хисчән бәя бирүче, тискәре мөнәсәбәт тудыручы” сүзләр бар икән. Экспертиза Сарытаудагы “Мәхкәмә экспертизасы лабораториясе”ндә уздырылган. Анда өлешчә болай диелә: “Чарада катнашучылар кешеләрнең абруен төшерүче, халыклар арасында күрә алмау тудырырлык, милләте һәм этногенезы, шулай ук тоткан дине буенча дошманлык хисләре уята алырдай гамәлләр кылдылар”.

Бу чарада булгангадыр, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе дә шаһит сыйфатында мәхкәмәгә чакырылган иде. Сорауларга җавап биргәннән соң, урыс шовинистларының татарга карата тискәре мөнәсәбәтен күрсәтүче берничә гыйбарә яңгыратырга да мөмкинлек табылды.

Драматург Михаил Шатровтан: “Дөньяда иң ихлас, иң кулай карашлы, иң гафу итүчән бөек урыс халкы татарның вәхшилеген беркайчан да онытмас”.

Архиепископ Мудьюгиннан: “Урыс халкы сүгенергә бары тик татарлардан гына өйрәнгән”.

Язучы Николай Шмелев романыннан: “Ә пычрак поганый татарлар кавемен, ниһаять, бөтен урыс иленнән килеп сытарга. Ул артабан бервакытта да башын күтәрә алмаслык итеп”.

Алтынчы сыйныф тарих дәреслеге китабында бирелгән рәсем татарларның әсир төшкән урысларны учакта кыздырган итен ашап утыруларын күрсәтә. Ә мондый яла ягу Русиядә җинаятькә саналмый икән, Страсбургка Халыкара мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә генә калды.

Мондый мисаллар белән чагыштырганда, Микеев белән Тимербулатовның интернетка элгән язмалары чебен тешләү дәрәҗәсендә дә түгел бит.

Аннан тыш, 309-нчы канун нигезендә мәктәп програмнарында үз халкы тарихына гына түгел, изге ана теленә дә урын калмаган шартларда, нинди хокукый җәмгыять турында сүз йөртергә мөмкин соң?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG