Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришат Хәбипов: "Хакимият белән интернет аша аралашу демократияне үстерә"


Ришат Хәбипов
Ришат Хәбипов

Иң кыйммәтле компьютер, заманча iPhone, iPad, иң тиз интернет. Бу атрибутлар һәр олы түрәдә бар диярлек. Күп очракта алар матур аксессуар, уенчык ролен үти. Әмма "Пәрәвез" сәхифәсе кунагы -- Мөслим районы хакимияте башлыгы Ришат Хәбипов үз эшендә һәм тормышында компьютер һәм интернетны актив куллана.

Түрәләр, сәясәтчеләр “Минем сайтым, блогым эшли. Шунда мөрәҗәгать итегез”, диләр кайвакыт. Ә баксаң, бу эш белән ярдәмче һәм сәркатипләре шөгыльләнә икән. Димәк, түрә белән ике арада, ким дигәндә, бер кирәкмәс элемент – арадашчы бар дигән сүз. Хатларның кайберләре ялгыш кына “югалып” та калырга мөмкин.

Бүгенге әңгәмәдәшебез әлеге төркем түрәләргә керми. Татарстан республикасы Мөслим районы хакимияте башлыгы Ришат Хәбипов интернетны көндәлек тормышта да, эштә дә киң куллана. Компьютер тычканы төймәсенә ул сәркатип бармаклары белән түгел, ә үзе баса.

Римзил Вәлиев шушы арада кылган сәфәре вакытында очраклы рәвештә Ришат әфәнде белән күрешкән. Һәм iPhone тотып, Wi-Fi аша интернетта казынып утыручы түрә белән кызыклы гына әңгәмә корган.

Ришат әфәнде, Мөслимдә интернет никадәр кирәк? Районыгызга килеп җиттеме әле ул?

Мин эшли башлаганда, 9 ел элек, интернетка тоташу элемтә координаторлык станцияләре аша башкарыла иде. Шуңа без аларны электрон, цифрлыга алыштыруны башладык. Аның каравы хәзер авылларда да интернет бар. Мәктәп, оешмалар, шәхси кешеләр дә керә ала.

Сезнең районда компьютер кулланучы күпме кеше бар. Интернет ни дәрәҗәдә җәелгән?

Һәрбер оешмада интернет бар. 19 авыл җирлеге дә “электрон хакимият”кә тоташкан. Интернет аша гына боерык, норматив документ һәм башканы җибәрәбез. Алар да үз сораулары белән мөрәҗәгать итә.

Хезмәткәрләр төрле документ, кирәкле кәгазьләргә гаризаларны да интернет аша хәл итә. Юл чыгымнарына караганда бу отышлырак. Военкомат, ЗАГС эшчәнлегенә багышланган блоглар барлыкка килде. Бу күп кешеләрдә кызыксыну уята. Авылда күпләр интернет мәгълүматларын теләп куллана.

Ә үз йомышларын, гозерен интернет аша әйтүчеләр бармы?

Әлбәттә. Үземнем интернетта кабул итү сәхифәм бар. Менә инде 4 ел без аны тулыландырып киләбез. Телевидение, радио, газет, интернетны берләштергән мәгълүмат үзәге дә ачтык. Барлык мәгълүмат газетта да басыла, радиода да онлайн режимда тыңларга була.

Ягъни Мөслим радиосын muslum.ru адресы буенча тыңлап була инде. Интернет-кабул итү бар дидегез. Мин анда берәр шикаять язсам, ул сезгә барып җитәчәкме?

Аларны мин үзем кабул итәм. Хатларны мин генә редакцияли алам. Халык бит еш кына куркак. Сорау бирсәм башыма сукмаслармы, дип уйлый. Шуңа күрә мин “Фикерләрегез, тәкъдимнәрегез булса, әйтегез, языгыз. Кем язганы беленми, алар аноним”, дим.

Мондый хатлар бар булган җитешсезлекләрне вакытында бетерергә ярдәм итә. Хакимият белән интернет аша аралашу җәмгыятьтә демократия үсешенә тагын да зур мөмкинлек бирә.





“Электрон хакимият”кә нинди җиһаз аша керәсез?


Компьютер аша төрле документларны кабул итсәк, iPhone аша халык белән аралашабыз, электрон почтаны карыйбыз. Ә юлга чыкканда мобиль компьютерны алам. Болай иткәндә теләсә кайсы шәһәрдә интернетка керергә була.

Ә үзегез нинди сәхифәләр белән кызыксынасыз?

Көнемне tatar.ru рәсми серверы белән башлыйм. “Коммерсантъ” газетын карап чыгам. Анда да мәгълүмат күп. “Комсомольская правда” сайты да кызыклы. Татар дөньясын, җәмгыятен берләштергән “Матбугат.ру” сайтын даими укып барам.

Интернетта утыручы түрәләр күп микән Татарстанда?

Хәзер компьютерлар да, iPhone да таратылды. Иртәме, соңмы аны барыбер һәрбер түрә үзләштерәчәк.

Үзегезнең мәктәп, башка оешмалар белән видео, аудиокиңәшмә оештырып караганыгыз юкмы?

“Skype” програмы һәрбер оешма, һәр административ бүлектә бар. Быел сез әйткән режимда эшли башладык.

Ришат әфәнде, сезнең турыда, бу кеше, мөгаен, КФУның ВМК факультетын бетергәндер, дип уйларга мөмкиннәр. Сез интернетка ничек килеп кердегез?

Компьютер белән беренче танышуым күптән булды. 1991нче еллар иде. “Волга” дигән оешмада беренче тапкыр компьютерны күреп алдым. Күргәч, андагылардан “Бу җиһазны безгә, районга да кайтарырга ярыймы?” дип сорадым. Бу мөмкин хәл дигәч, Башкарма комитет җитәкчесе белән киңәшләштем.

Нәтиҗәдә, дүрт компьютерлы булдык. Хезмәткәрләрне компьютер каршына утырту гына җиңел бирелмәде (көлә). Бу аппаратны ватсак, бездән түләтерләр, дип курыктылар.

Ул заманда компьютерның бәясе дә кыйммәт иде бит…

Ул вакытта шелтә дә эләкте. Башкарма комитет белән килешеп алынган әйбер булса да, ревизия килгәч шелтә белдерделәр. Ул – партия заманы иде. “Буржуаз техника алып, дәүләт акчасын дөрес кулланмыйлар”, дип язып та чыктылар.

Бер компьютер ул вакытта күпме тора иде?


Ике “Волга” бәясе булгандыр. Ләкин Башкарма комитет җитәкчесе ул вакытта ук “Бу – киләчәк. Бер ун елдан бу бөтен кеше өстәлендә булачак”, дип әйткән иде. Ун ел үтмәде, бер-ике елдан күп кенә оешмаларда компьютер барлыкка килде. Берничә елдан матбугаттан укып, компьютерга махсус челтәр тоташтыру турында белдек. 1995 елны алман станциясен алып кайтып, интернетка кердек. Әлбәттә, аның тизлеге бик бәләкәй иде. Бөтен кеше интернетка керә башлады, сайтлар барлыкка килде. Бу үсеш Русиядә барган үсеш белән тәңгәл барды, дип әйтә алам.

Иң кыйммәтле компьютер, заманча iPhone, iPad, иң тиз интернет... Бу атрибутлар һәр олы түрәдә бар диярлек. Әмма күп очракта алар матур аксессуар, уенчык ролен үти бирә. Халык язган моң-зарны исә аларга сәркатип кызлар кәгазь битендә чыгарып бирә. Шуңа да түрәләр бер, ә халык икенче яссылыкта яши дигән фикер туа. Интернет исә шушы ике яссылыкны кушарга тиеш. Түрәләр аны кулланса, халык моң-зарын да ишетер иде, үз абруйларын да арттырырлар иде.
XS
SM
MD
LG