Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: WikiLeaks “икебезнең берсен мыскыл итте”


Русия премьер-министры Владимир Путин WikiLeaks сәхифәсендә чыккан АКШ дипломатларының яшерен хатларында үзе һәм президент Дмитрий Медведев белән мөнәсәбәтләре турында язган сүзләре “икебезнең берсен мыскыл итә”, дип белдерде.

Премьер-министр һәм президентны дипломатлар Бэтмэн хикаясендәге Бэтмэн һәм Робин белән чагыштырган.

Путин узган төндә CNN телевидениесендәге Лэрри Кинг тапшыруында катнашкан. Интервью тулысынча бүген күрсәтеләчәк.

Путин шулай ук 2012 елда президентлыкка кемнең чыгачагын Медведев белән “киңәшләшеп хәл итәчәкбез” дигән.

Стратегик һөҗүм коралларын киметү мәсьәләсенә килгәндә, Путин АКШ Сенатын бу килешүне кичекмәстән кабул итәргә чакырды. Юкса Русия үзенең атом коралы санын арттырачак, диде Путин.
XS
SM
MD
LG