Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция мөселманнар турында мәгълүмат җыя


Воронеж татарлары
Воронеж татарлары

Бу көннәрдә Воронеж имамына прокуратурадан шалтыратып, мөселманнар турында шәхси мәгълүматны кайсы милиционерларның таләп итүе белән кызыксынганнар. Мөселманнар турындагы мәгълүматны Тамбовта да сораганнар.

Әле күптән түгел, Воронеж хокук саклау оешмалары вәкилләре мөселман оешмасы җитәкчесеннән һәрбер гыйбадәт кылучы турында мәгълүмат сораган иде.

Воронеж имам-хатыйбы Айназ Сафиуллин сүзләренчә, алар октябрьдән бирле җомга намазына ничә кеше йөрүе, аларның кемнәр булуы, шәхси адреслары, телефоннары, җыелгач нәрсә эшләүләре белән кызыксынган. Шулай ук дини оешманың эшчәнлеге нинди хисапка алып барылуын, ягъни финанс мәгълүматларны да сораган.

“Кайбер милиционерлар безгә имза куйдыртмакчы булдылар. Провокацион сораулары да була иде. Мөселманнарның адресларын, телефон номерларын алмакчы иделәр. Кайберләре килеп кенә сорый, кайберләре язмача мәгълүмат алып шуны имзаларга ук куша. Әмма без беркайчан да имза куйганыбыз булмады. Чөнки алар ул кәгазьләрне безгә каршы куллана ала”, ди имам.

Прокуратура сорау алучыларның кем булуы белән кызыксына

Сафиуллин сүзләренчә, сорау алырга килгән кешеләрнең кайберләре аларга район эчке эшләр идарәсеннән шундый йөкләмә бирелүен әйткән.

Әлеге хәл белән шау-шу купкач, прокуратура моны тикшерә башлаган, күрәсең. Чөнки алар мөселманнар оешмасына шалтыратып, әлеге сораулар белән кемнәрнең мөрәҗәгать итүе хакында кызыксынганнар.

“Кайсы районнан кемнән килүен сорадылар”, ди имам.

Элегрәк исә Воронеж өлкәсе эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Игорь Сушков “Эхо Москвы”га “мөселманнар оешмасыннан мәгълүмат сорау оператив-эзләү эшчәнлеге канунына нигезләнгән”, ягъни кануни дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, монда кешенең шәхси тормышына кысылу юк, чөнки алардан ачык кулланыштагы мәгълүмат сорала.

Шул ук вакытта хокук яклаучылар, бу “кешеләрнең шәхси мәгълүматын саклау” турындагы канунга каршы килә, дип саный.

Мәчет салуга да зур авырлык белән ирешкәннәр

Әйтергә кирәк, Воронеж мөселманнары хәзергә җыелыр өчен Северный районында бер бинаны яллап тора. Чөнки аларның мәчетләре әле төзелеп кенә килә. Моңа ирешү дә бик авыр булган.

“Җир алу мәсьәләсенә килгәндә, халык кына түгел, прокуратура, Дәүләт Думасындагы җәмәгать пулатына караган кешеләр дә ислам диненең Воронежда үсеш алмавы өчен зур тырышлык куйды. Экстремистлар, ваххабилар җыела дип бер меңнән артык имза җыйдылар. 8 ай дәвамында мәхкәмә барды һәм без җиңеп чыктык”, ди Айназ хәзрәт Сафиуллин.

Мәчетнең инде икенче каты җиткерелгән һәм мөселманнар, ул тиздән ачылыр, дип өметләнә. Әлегә алар җомга, бәйрәм намазларына үзләре ремонтлап кергән бинага җыела.

Җомга намазына 150-200 кеше килә икән. Бәйрәм намазларында 300-500 кеше булу сәбәпле, барысы да сыеп бетми.

“Тиздән татар һәм гарәп теле, Коръән укыту курсларын ачачакбыз”, диде имам.
XS
SM
MD
LG