Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Бүген федераль үзәктә республика, өлкәләр урынына ниндидер агломерация, мегаполислар кору турында хыялланалар, республикаларда президент атамасы юкка чыгарыла.






Зәки Зәйнуллин, Сергей Сергеев, Рәис Сөләйманов, Яна Амелиналар күптән түгел “Азатлык” радиосының “түгәрәк өстәленә” килеп, татар милләте, милли хәрәкәт һәм дәүләт турында үз фикерләрен әйтте, бәхәсләшеп тә алды. Чираттагы аналитик әңгәмәгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле Фәрит Уразаев килде.


Римзил Вәли.
“Азатлык” радиосының Казан бюросына аналитик әңгәмәләргә милли хәрәкәт, дәүләт, хуҗалык, фән эшлеклеләре, төрле катлам вәкилләре килә. Иң беренче чиратта бу әңгәмәләрдә милләт хакында, татар халкының киләчәге, үсеш юллары, аның юлында булган киртәләр турында фикерләр әйтелә.

Бүгенге әңгәмәгә чакырылган Фәрит Уразаев озак еллар буе милли хәрәкәттә катнаша. Ул соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеген җитәкли.

Фәрит әфәнде, республика җитәкчеләренең дәрәҗәсе төшерелә, милли телләр, мәдәниятләр ассимиляция, глобализация басымы астында калып бара. Шул вакытта бу милләтне кем җитәкли, ничек җитәкли, кая алып бара дигән сораулар актуальләшә. Бу көннәрдә милләт турында уйлаганда сез уңай тенденцияләр күрәсезме, әллә ачынып, кәефегез кырылып утырасызмы?

Фәрит Уразаев. Егерме ел гомер узып киткән. Гомернең иң матур чаклары милләт язмышы, аның хәрәкәте белән бәйле. Егерме ел буе эшкә куанып, шатланып киләм. Милли хәрәкәттә хезмәт итүне үзенә төрле бер изге эш, догалы һәм җаваплы, дип саныйм.

Сез соравыгызда кем җитәкли дигән төшенчәне кулландыгыз. Менә мине бер кем дә җитәкләми. Намусым, ата-бабаларның рухы, халкыбызның тирән тарихы, мәдәнияте тәэсире астында мин бу хәрәкәттә. Чөнки мин балаларым киләчәге турында уйлыйм. Бүгенге көндә татар хәрәкәте Бөтендөнья татар конгрессы дәрәҗәсенә оешып җиткән икән, Ходайга рәхмәт. Татар интеллигенциясенең, татар зыялыларының энергетикасы, зиһене, намусы моны оештырырга мөмкинлек бирә.

Туксанынчы еллар белән чагыштырып бүгенге көннәргә кайтсак, татар хәрәкәте зур трансформация узды. Беренче чорларда без күбрәк сәяси кырлар билгеләү белән шөгыльләнсәк, үзебезнең кемлегебезне, телебезне, динебезне күтәрергә тырышсак, бүген без татар буларак бөтен дөнья халыклары алдында үзебезне мәдәни, мәгърифәт, дини яктан күрсәтә башладык. Бу – безнең сыйфат эшебез.

Конгресска, милли гамәлләргә килсәк, иң мөһиме – без бөтен Русия, дөньякүләм дәрәҗәдә татар оешмаларын булдыра алдык. Татар оешмаларында яңа буын тудыра алдык. Бүген татар хәрәкәтендә минем сыман 40-50 яшьтәге ир-затлар хәрәкәткә килде. Хәлле икътисад һәм мәдәният өлкәсендә милләтенә битараф булмаган татар эшмәкәрләре тартыла алды. Дин әһелләре, галимнәр тартыла алды. Болай гына түгел. Чит илләрдәге татарлар тартылды.

Сабан туйлары аркылы без чын мәгънәсендә Русиякүләм хәрәкәтебезне оештыра алдык. Аның эченә мәдәни үзенчәлекләрне генә түгел, икътисади үзенчәлекләрне сала башладык.

Татар хәрәкәткә килә. Татар көндәлек тормышны алга алып бару өчен тырыша. Русиякүләм дәрәҗәдә татар фольклор фестивален оештыра алдык.

Бүген татарның тагын бер гамәле бар – дини хәрәкәт. Егерме ел дәверендә меңләгән кешенең Болгарга җыелуы, ата-бабаларыбыз ислам кабул иткән җирдә дога кылу татар киләчәгенә яңа кыр барлыкка килүне аңлата.

Безнең хәрәкәтебезнең бик уңай, югары дәрәҗәдә эшләгән эшләре бар. Аңа дөрес анализ бирә белергә кирәк. Әйе, сыйфат дәрәҗәсенә күчүнең мәртәбәсен арттыра барырга кирәк. Мин уйлыйм, туксанынчы елдан алып барылган хәрәкәт безнең милләтебезгә шифа китерде.

Ә киләчәктә татарның хәрәкәте гомумән башкача оешырга тиеш. Аның нигезендә икътисад, татарның милек фәлсәфәсе ятарга тиеш. Татар кешесе хәлле икән, үзе хәрәкәт итә белә икән, димәк бу милләтнең киләчәге бар.

Аның аерым бер мисалы булып, быел Гали авылында уздырылган сабан туе тора. Моның аркылы без яңадан сабан туе гына уздырмыйбыз – XXI гасырда татар авылының яңа образын күрсәтәбез.

Киләсе елда ул Шыгырдан авылында булачак. Аннан соң Пензаның Әләзән авылында уздырылачак. Татарның яңа авыл образын тудырырга тиешбез. Безнең милләтнең XXI гасырда уңышлы, файдалы итеп, чын мәгънәсендә мәдәниятле, дини итеп оеша белгәнлеген күрсәтәбез.

Кызганыч, Русия халкының 25 проценты гына җирдә калды. Ун-унбиш елдан соң 60-70 яшьле өлкәннәр китеп барса, халык җирдән китәчәк. Ә мин аңлыйм, җирсез милләт булмый. Шуңа күрә татарда "җир фәлсәфәсе" туарга тиеш. Кешенең бер метр җире бар икән, ул – хуҗа. Нинди генә бай булып, аның җире юк икән, ул һавада асылынып торучы кавемгә әйләнәчәк.

Структуралар турында сорау биргән идегез. Туксанынчы елларда Советлар Берлеген сүткәндә акыллы башлар шул язмышны белә иде – бу мохиттә бернинди милли дәүләт булырга тиеш түгел. Бу проблемнар Мәскәүдә чишелмәде. Шуңа күрә милли республикалар проблемына килгәндә, татарга биш елдан милли-мәдәни мохтариятләр җирлегендә үзоешу, дини үзоешу проблемнары 1917 елда сыман яңадан күтәрелергә мөмкин.

Римзил Вәли.
Ә нигә? Республикалар биш елдан бетәр дип уйлыйсызмы?

Фәрит Уразаев. Мин генә уйласам, бик гади һәм җиңел булыр иде. Бүгенге көндә яңа механизмнар туачак. Глобаль шартларда икътисади проблемнарны хәл кылырлык мегополислар формациясе төзү максаты куелган.

Җир шарының алтыдан бер өлешендә 140 миллионга якын кеше яши. Шуның 50 миллионга якыны – пенсионерлар. Уралның теге ягында 11-12 миллион кеше калды. Ягъни бу – бушлык. Иртәме-соңмы табигать кануннары нигезендә аны кем булса да тутырырга тиеш.

Римзил Вәли. Кытайлар диләр инде...

Фәрит Уразаев. Кытайлармы, башкалармы... Шул ук вакытта бүген Русия кануннарына күз салсак, бу – кануни яктан бик зәгыйфь һәм куркыныч халәттә калган ил. Чөнки ниндидер милләтләр күпләп бу территориягә күчеп утыра, ә миграция һаман дәвам итә.

Киләчәктә экология һәм миграция дөнья халыкларының яшәешендә төп рольне алачак. Бу яктан килгәндә, ниндидер халыклар барлыкка килеп, канун нигезендә Русиядә милли-мәдәни мохтарият төзи ала.

Күпмедер вакыттан соң алар 20-30 миллионга җитсә, канун нигезендә территориаль автономия төзи ала. Күпмедер вакыттан соң дөньякүләм тәгълиматлар нигезендә аерылып та чыга ала. Ягъни монда чын мәгънәсендә Русия өчен юридик яктан зур куркыныч салынган.

Шуңа күрә акыллы башлар, бу куркыныч булмасын өчен, дөньякүләм канун нигезләргә тәңгәл китереп, милли-мәдәни мохтариятләр дәрәҗәсендә Европадагы сыман кануни нигезләрне калдырырга телиләр. Шуның белән юридик яктан җир шарының алтыдан бер өлеше бөтенлеген саклау тәгълиматын үстерергә телиләр.

Римзил Вәли. Фәрит әфәнде, әңгәмәнең беренче өлешендә сез, бәлки юбилей көннәрегезне кичергәнгәме, үткән елларда милли хәрәкәт, татар конгрессы зур казанышларга иреште, дип әйттегез. Бу чыннан да дөрестер. Татарстан, татар халкы, татар яшәгән төбәкләрнең хакимияте белән берлектә, дәүләт белән берлектә зур гына үзгәрешләр кичерде.

Ниндидер процесслар бара. Ләкин сез әйткән “Яңарыш” фондын оештыручы Минтимер Шәймиев турында, кайберәүләр, ул милләтне бетерде, диләр. Ә кем соң бу елларда милләтне үстерде?

Икенче яктан караганда сабан туйларын мәдәният министрлыгының структуралары аның аша чыккан дәүләт акчасына үткәрә. Мәгариф системы да, яшьләр министрлыгы да яшьләр белән эшли, милләт өчен дә эшли. Фәннәр академиясе, нәшриятлар, газет-журналлар да милләткә өлеш кертә. Шул вакытта милләтне кем җитәкли соң, кем соң кыйбланы билгели?

Дәүләтнеке дисәң, хөкүмәтнең, министрлыкларның төп максаты – бер милләтне саклау түгел, ул – күпмилләтле Татарстан министрлыгы. Республиканың президенты да, хөкүмәте дә – күпмилләтле Татарстанның президенты һәм хөкүмәте. Ә милләтнең кыйбласы нинди дигәндә, гел бәхәс чыга. “Азатлык”ка әңгәмәгә килгәч, кайвакыт бер-берсен бетереп ташлыйлар.

Римзил Вәли
Читтә яшәгән татар кайчак үзен ятим итеп хис итә башлый. Мәсәлән, федераль сабан туе, Русиянең авыл сабан туе. Бер авылга җыелып бик матур гомумрусия дәрәҗәсендәге сабан туе үткәрелә. Анда Татарстан президенты барды. Ә Русиядә, БДБ илләрендә ничә татар авылы бар? Бу авылларда үрнәк форумнарны, үрнәк сабан туен күрделәрме? Кабатларга тырышалар микән?

Фәрит Уразаев. Сез икътисади проблемга кагылдыгыз. Бүгенге көндә Русия икътисады хәле бу илнең киләчәген тәэмин итәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә җир шарының алтыдан бер өлешендә икътисадны югары халыкара дәрәҗәгә күтәрмәсәләр, башка халыкларның икътисады агып керәчәк, аның белән мәдәният киләчәк, аның белән башка цивилизация киләчәк.

Шулай булгач, яңа мәдәни һәм сәяси кырлар билгеләнәчәк. Монда бернинди яңалык та юк. Йөз ел элек тә шулай булган, хәзер дә шулай бара, йөз елдан соң да шулай барачак. Ә кем гаепле дигәндә, мин сезгә бер нәрсәне әйтәм: Фәрит Уразаевны сүккәнгә милләтнең язмышы алга китсә, гел үземне генә сүгәргә кушып торыр идем. Кемнедер сүккән өчен генә милләтнең алга киткәне юк. Сүгенү – хәлсезлек билгесе.

Без туксанынчы елларда суверенлыгыбызны игълан иттек. Үзебезнең конституцияне кабул иттек. Президентыбызны сайладык. Русия һәм Татарстан арасында килешүләргә куллар куйдык. Ягъни Татарстан хакимияте бу юнәлештә юридик яктан, канун нигезендә киләчәкне оештыру формуласын төзеп карады һәм карый. Әмма ләкин безнең бер үзенчәлегебез бар. Без татар проблемын Татарстан кысаларында гына хәл кылмакчы булабыз. Ә татар ул җир шарының алтыдан бер өлешендә яши. Ул сибелгән диләр – юк, сибелмәгән. Бүлгәләнгән диләр – бүлгәләнгән.

Максатыбыз – бүлгәләнгән җепләрне яңадан бәйләү. Икенче яктан татарның мәдәниятендә бик үзенчәлекле күркәм күренеш салынган: Казан татары, Себер татары, Әстерхан татары, Кырым татары, Ногай татары.

Татар кайда гына яшәсә дә, үзенең исеме кырына яшәү җирлеген беркетеп куйган. Минем җирем, минем Ватаным. Болар барысы да – бер татарлар. Безнең мәдәниятебездә иң асыл күренешебез – җирнең хуҗасы булу.

Хәзерге көнгә килсәк, татар милләте соңгы ун елда тагы да ныграк дини тәгълиматка күчәргә мәҗбүр булачак. 1919 елга кадәр татар үзенең яшәеш кырын дини тәгълимат аркылы оештырган. Бүген дә бу әйберләргә без күбрәк кайтабыз. Кемдер аны интуитив төстә чамалый, кемдер анализ ясап бу әйберләргә кайта.

Әмма сез сорау бирдегез – Татарстанның киләчәген кем яклар? Мин яшермичә, кемдә милек – шул яклаячак, дип әйтер идем. Милекне кулга төшерү әле бер проблем, ә аны саклау һәм үстерү тагы да катлаулырак. Бүгенге көндә кулында милек булганнар беренче чиратта оешачак, үзләре сакланырга тырышачак. Яки ераклашачак. Икенең берсе.

Римзил Вәли.
Бер каршылыклы хәл бар. Чит төбәкләрдәге татарларның милли үзаңы көчле. Аларны кысалар, алар начар сөйләшергә мөмкин. Ләкин алар, мин – татар дип, Татарстанга килә. Саф татар тормышын күрәселәре килә.

Ә еш кына Татарстанның үзендә, хәтта татарлар күпләп яшәгән төбәктә милли үзаң көчсезрәк һәм битарафлык көчлерәк була. Моның сәбәбе нидә? Без әле зур футболда, хоккейда, милли төзелештә, театрда, матбугатта зур казанышларга ирештек, ә милли аң кими һәм яшьләребез үз теләкләре белән телләрен, милләтләрен онытырга әзер.

Фәрит Уразаев. “Ак барс” чемпион булганда, аның кырыенда милли университет та булса, тагы да яхшырак булыр иде. “Рубин” чемпион булганда, шыгырдап торган элита гимназияләре дә булса, анысы тагы да күркәм булыр иде.

Берсен эшләп, икенчесен ташлап кына алга китеп булмас. Күпме генә милкебез булса да, нинди генә милекләргә хуҗа булсак та, киләчәктә бер әйберне ачыкларга кирәк. Татар милләтен татар мәдәнияте саклап калачак. Татар элитасы шушы мәдәнияткә күпме өлеш чыгара белә? Шуннан чыгып, милләтебезнең киләчәге билгеләнәчәк.

Римзил Вәли. Эш милли университет, яки гимназияләр җитмәүдә дип әйтеп булмый.

Фәрит Уразаев. Укытуның сыйфатын карагыз. Мин үзем – бу гимназияләрне беренче булып оештырган кеше һәм үземнең балаларны шунда илтеп биргән татар кешеләрнең берсе.

Телләр турында канун кабул иттек. Шушы телләр турында канун нигезендә гимназияләр ачтык. Телләрне үстерүдә татар гаиләсенә финанс чыганакларны чыгарырга кирәк иде. Ә без китаплар да бастырдык, башка әйберләр дә эшләп карадык.

Римзил Вәли. Ничек ул татар гаиләсендә?

Фәрит Уразаев. Татар гаиләсендә татар милләте формалаша. Татар гимназиясендә ул дәвам ителә. Мәчетләребездә бу элемент саклана. Кайда татар менталитеты яши, шул нокталарга тигез дәрәҗәдә финанс чыганакларны кертеп, шушы юнәлешләрне үстерү проблемы бүгенгә кадәр күтәрелә алмау сәбәпле татар теле дәүләт теле булса да, чын мәгънәсендә ул кулланышка керә алмый.

Римзил Вәли. Ни өчен? Әйе, түрәләрне тәнкыйтьлибез. Татар гаиләсе, татар кешесе булган өчен өстәмә түләүләр булмас. Ләкин татар газет-журналлары чыга, аларның 60-70 проценты – бюджеттан. Татар концертларының, спектакльләренең билетлары очсыз, алай да еш кына тамашачыларны табып булмый. Хәтта татар факультетында бушлай укыр өчен Мәскәүдә, Казанда балалар табып булмый.

Шулай итеп, чыга – дәүләт үзе рөхсәт итә, мөмкинлек бирә, ә без авызга салганны йотып җибәрә алмыйбыз. Нинди милли университет, Казан университетының татар факультетында укыр өчен балалар табылмаса? Мәктәпләрдә сыйныфларны тутырырга балалар табылмый. Булган мөмкинлекләрне кулланучы милләтнең шундый хәлдә булмавы һәм аны өйрәтә алмавыбыз борчый.

Фәрит Уразаев. Туксанынчы елларда мәктәпләрне, балалар бакчаларын ачуда үзебез кайнашып йөрү сәбәпле, үземнем балаларны татар мәктәпләргә илтеп бирдем, университетта татар группаларга бирдем.

Римзил Вәли. Ә нигә башкаларны бирдертә алмыйбыз?

Фәрит Уразаев. Укыту сыйфатын күтәрә алмыйбыз. Кырык гимназия ачарга түгел, биш гимназия ачарга кирәк. Киләчәктә татар элитасы тәрбияләрлек гимназияләр булырга тиеш. 1917 елга кадәр Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән бөтен татар интеллигенциясе чыккан. Шундый дәрәҗәдәге сыйфатлы уку йортлары булырга тиеш.

Туксанынчы елларда элеккеге Советлар Берлегендә барган процессларга дөрес анализ куелмау сәбәпле һәм милли интеллигенциянең тиешле дәрәҗәдә бу хәрәкәтләргә әзер булмау сәбәпле, безнең фикер йөртүебез Татарстан кысаларыннан ерак китә алмыйча, күбрәк Татарстан проблемнары белән кайнау сәбәпле.

Мисаллары да бар. Русия федерациясендә милләтләр буенча министрлык юк дибез, ә Татарстанда бармы?

Киләчәктә милләт дигән тере организмны үстерергә телибез икән, аңа без оешкан төстә гыйльми дәрәҗәдә килергә тиешбез. Бүгенге көндә татар милләтенең гыйльми концепциясе эшләнмәгән.

Римзил Вәли.
Сез Татарстанда гына татарлык кайнап ята дигәндә, киресенчә түгелме? Бөтендөнья татарларының чараларында 70 төбәктән кеше килә, ә Татарстан татарлары бик чыгыш ясамый.

Фәрит Уразаев.
Бүгенге көндә татар җәмәгатьчелеге үзенең хәрәкәтен профессиональ дәрәҗәгә куймау сәбәпле, иҗтимагый дәрәҗәдә генә хәрәкәт итмәкче була. Татарның тормышын татардан башка беркем дә күтәрмәячәк.

Татар милләтен оештыруның канун нигезендә ике механизмы бар: милли-мәдәни җирле автономия һәм милли-мәдәни автономия. Мин уйлыйм, киләчәктә татар милләте бу ысулларга яңа дәрәҗәдә әйләнеп кайтыр әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG