Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВИЧ йоктырганнар Мәскәүдә “өметне җирләү” чарасын оештырды


Русиянең төрле төбәкләреннән Мәскәүгә җыелган ВИЧ чирен йоктырган кешеләр хөкүмәт бинасы каршында урам җыены оештырды.

Чара “өметне җирләү” дип аталды. Аны үткәрүгә ВИЧ йоктырганнар өчен яшәү өчен мөһим булган даруларның җитмәве этәргеч булды. Пикетчылар хөкүмәт каршында “Ялганны туктатыгыз. Дәвалагыз.” дигән шигар куйды. Кулларына алар матәм чәчәкләре тоткан иде.

Урам җыенын уздыру хакимиятләр белән килештерелмәве сәбәпле, ун кеше кулга алынып, милициягә ябылды.
XS
SM
MD
LG