Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

Мәдәният һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыклары вәкилләре сәяхәтчеләргә кулайлыклар тудыру турында сөйләште.

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов әлеге җыелышта иң беренче булып чыгыш ясады. Республикага килгән туристларның мондагы яшәеш челтәренең (туристлык инфраструктурасы) сыйфатына кагылган проблемнар турында сөйләде ул.

Һава аланыннан такси белән генә китеп була

Ивановның тел төбеннән аңлашылганча, Казанга килеп төшкән татарча һәм урысча белмәгән сәяхәтче, әгәр аны махсус каршы алучы булмаса, үзен кара урманда адашкан кеше шикеллерәк хис итәчәк.

“Икенче терминалда 3 телдә дә язулар һәм кайда барырга кирәклеген белдергән күрсәткечләр бар. Ә беренче терминал бүгенге көн таләпләренә туры килми һәм туристлар кая барырга икәнен бөтенләй аңламый. Шәһәргә нәрсә белән, ничек бару турында мәгълүмат куелмаган. Кая урнашу турында мәгълүмат һәм шәһәр транспортына утыру өчен кая бару турында күрсәткечләр юк.

Казан һава аланы. I терминал. Җәйге күренеш
Һава аланына бару да зур проблем булып тора. Бары тик бер генә – 97нче автобус йөри. Әмма аның китү вакытлары язуын табып булмый”, ди Иванов.

Аның әйтүенчә, туристлар акчаны кирәгеннән артык күп түкмәс өчен шәһәр транспорты белән дә тегендә-монда барырга тели. Кайберәүләр Раифа монастыренә, Болгар һәм Зөягә нинди автобуслар йөри дип тә сораган.

Чит ил туристлары гына түгел, ә Казанда торучыларның күпчелеге дә әлеге тарихи урыннарга шәһәрара транспорт белән ничек барып булганлыгын белми.

Автобуслардагы белдерүләрнең рәте юк

Күрсәткеч язуларга килгәндә исә, Казанның үз эчендә дә кайсы автобусның нинди тукталыштан кайчан китүе турында мәгълүматны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба торган түгел. Билгеле булганча, Европа илләрендә шәһәр транспорты тукталышларында нинди маршрутның кайчан китүе минуты белән күрсәтелгән. Казанда исә тукталышларда кайсы маршрут туктавын күрсәткән такталарның күбесенә төрле ширкәтләр үзләренең реклам язуларын чәпәп киткәннәр. Бернәрсә дә күренми.

Рөстәм исемле егет Казан федераль университетында укый. Ул һәр көнне диярлек "Восстание" тукталышыннан "Ирек мәйданы"на кадәр 22нче маршрут белән йөри. Рөстәмне борчыган әйбер – күп автобусларда йөртүчеләр тукталыш белдерүләрен шәһәр үзәгенә җитә башлагач кына тоташтыра. Я булмаса акча җыеп билет бирүче кондуктор игълан итә. Анысы да кәефенә карап. Шәһәрне һәм тукталышларны белмәгән кеше үзен кая алып барганнарын һич аңламаячак.

Казан шәһәре думасы утырышында бервакыт Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, шәһәр үзәгеннән йөри торган 29нчы, 6нчы һәм тагын берничә маршрутта тукталыш белдерүләре татар, урыс һәм инглиз телләрендә әйтелә, дип хисап тоткан иде.

Әлеге автобусларга утырып йөрүчеләр, андый өч телле белдерүләрне ишеткәнебез юк, ди. Бәлки күз буяу өчен бер-ике автобус та бардыр. Әмма хисап тотылды. Димәк акчалар да бүленгән дигән сүз.

Вокзал хезмәткәрләре инглизчә ләм-мим

Министр Иванов сүзләренчә, инглизчә генә белгән чит ил туристы Казаннан башка бер районга һәм шәһәргә бару өчен билет ала алмаячак. Сынау үткәреп караганнар. Тимер юл вокзалында хезмәткәрләр дә, билет сатучылар да, тәртип сакчылары да үзләренең инглизчә белмәүләре турында гына әйтә алган.

Сергей Иванов (с) һәм Рәфис Борһанов.
“Вокзалга бер генә урыннан кереп була. Вокзалдан чыгучылар керүчеләр ташкыны белән бәрелешә. Вокзалдан чыккан вакытта туристлар өчен бер генә мәгълүмат та юк. Язмышлары таксистлар кулына гына кала. Җәмәгать транспортын күрсәткән язулар бөтенләй юк.

Тимер юл буйлап сәяхәтен дәвам итәргә теләүчеләр тагын да кыенрак хәлдә калачак. Билет сату урыннарын күрсәткән язулар һәм башка мәгълүмат та юк”, ди Иванов.

Автовокзалларга килгәндә, Казанда алары да, Иванов сүзләренчә, ал да, гөл түгел. Иске автовокзалдан ул, чит ил туристы гына түгел, ә Русияле дә чирканачак, дип белдерә.

Дөрес, Казанга бер тапкыр үз юлы белән килгән чит ил туристына тискәре тәэсирләр туплау өчен җитешсезлекләр җитәрлек. Ә башкалага еш килүчеләр һәм татарстаннар бу кыенлыклар белән даими очрашып тора.

Яхшы машиналарда җилдереп, махсус терминаллар аша үтеп йөрүче түрәләрне халык күргән кыенлыклар әлегә борчымый. Ничек кенә булса да, киләчәктә чит ил туристы өчен җайлы булсын.

Килүчеләр арта һәм артачак

“2013 елда Казан дөньяның 170 иленнән 12 меңнән артык спортчыны кабул итәчәк. Килүче кунаклар һәм тамашачылар 100 меңләп булыр дип көтелә”, ди Иванов.

Иванов сүзләренчә, әлеге җитешсезлекләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да бик борчый икән. Туристлык – төбәкнең сыйфатын: үсешен, имиджын, читтән акчалар кертү өчен җәлеп итеп торган урын икәнлеген күрсәтүче бер билге. Шулай ук туристлык – даими акча китереп торган бер тармак та. Алга киткән илләрдә туристлык кимендә 7% керемне биреп тора.

Ни өчендер Татарстандагы зур түрәләр теге, я булмаса бу мәсьәләне хәл иткәндә, гади халык тормышыннан аерып карыйлар. Бу җыелышта да туристлар өчен Казанда аерым бер дөнья сыманрак мохит булдыру күзалланды.

Тарихны яхшы белгән экскурсоводлар, кая барып булуны күрсәткән язулар, дөнья стандартларына туры килгән кунакханәләр, рестораннарда өч телдә дә язылган менюлар кирәклеге телгә алынды.

Ә туристларның берәрсе тыгын вакытында шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашкан кунакханәсенә кайтырга теләп кызыл автобуска утырса, күрмәгәннәрен күрергә, ишетмәгәннәрен ишетергә дә мөмкин. Ә кайбер сәяхәтчеләр үтә кызыксынучан булганга, халык тормышын да беләсе килер. Аларын кая куярга?

Бәлки туристлар өчен кулайлыклар булдыруны гади халык яшәеш челтәрен яхшырту белән бергә алып барыргадыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG