Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран турындагы сөйләшүләр 6-7 декабрь Женевада үтәчәк


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Иран хакимиятләренең атом программасы турында сөйләшер өчен киләсе атнада очрашырга ризалык бирүен хуплады.

Европа Шурасының халыкара эшләр идарәсе башлыгы Кэтрин Эштон һәм Иранның атом программасы вәкиле Сәид Җәлили Женевада 6-7 декабрь көннәрендә очрашачак.

Европа Берлегенең дипломатик тырышлыкларын АКШ, Русия, Кытай, Британия, Франция һәм Германия дә хуплады.

Халыкара җәмәгатьчелек Иранның атом коралын ясамавына дәлилләр көтә.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат уран баету – Иранның хокукы һәм бу турыда сүз була алмый, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG