Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

30 ноябрь көнге Русия президенты Дмитрий Медведевнең еллык юлламасын халык төрлечә бәяләде. Берәүләр аны тәнкыйтьләсә, икенчеләр бу юлламага уңай карый. Президентның өченче баласын тапкан гаиләләргә җир кишәрлекләрен бушлай өләшү тәкъдиме бигрәк тә яшь гаиләләрне кызыксындыра.

Медведев быелгы юлламасында балалар темасына аеруча зур игътибар бирде. Аның сүзләренчә 2005 ел белән чагыштырганда Русиядә туучылар саны 21%ка арткан икән. Моның белән беррәттән балалар үлемендә кимү күзәтелгән.

“Әмма демографик хәлне кайгыртырга кирәк, 90нчы еллардагы демографик торгынлыкның нәтиҗәләре, киләсе 15 ел эчендә барыбер үзен сиздерәчәк әле”, ди Медведев.

Русия президенты, бу хәлгә каршы төрле чаралар күрергә кирәк, дип белдерә. Болар арасында иң аерылып торганы исә – өченче балаларын табучы гаиләләргә бушлай җир бирү турындагысы, әлбәттә.

Бу сүзләргә Татарстанда “Казанда балалар бакчасы салырга да булмаган җирләрне Мәскәүдән җибәрергә җыеналармы икән әллә?”, дип әйтүчеләр дә табылды.

“Медицина эшчәнлеген хокукый тәэмин итү үзәге” җәмгыять оешмасы мөдире, табибә һәм хокукчы Сүрия Усманова, өченче баласын табучы гаиләләргә җир бирү мәсьәләсенә болай карый:

“Ул проблем чыннан да зур шәһәрләр өчен бик актуаль, бик мөһим. 100 мең халкы булган шәһәрләр ягыннан карасак, җир бирү проблемы булмаячак. Ә инде Мәскәү, Питербур һәм Казан кебек шәһәрләр өчен бу мәсьәләне чишү авыр булачак. Әмма шуны искә төшерик әле, Европага барсаң да, Америкага барсаң да, анда күпчелек кеше үз йортлары белән яши. Урын табалар бит. Америка үзенең 80% халкына урын таба, Европада да шулай. Нишләп безнекеләр урын тапмасын?”, ди Усманова.

Сүрия Усманова, алга таба демографик хәл яхшы якка үзгәрәчәк, дигән фикердә тора. Ул, бала табарга теләгән аналар 2нче баласын тапкан өчен Путин керткән канунга карап тормый, табасы булса баласын барыбер таба, ди.

“Гаиләләр 2нче, 3нче балаларын тапканда аны акча өчен генә тапмыйлар. Үзенең теләге булса, финанс яктан мөмкинлеге булса, кеше барыбер таба. Әмма моның өчен хөкүмәт акча бирә икән, ул аны ала. Әмма шул ук вакытта бик авыр яшәүчеләр дә бар. Аның өчен дә табучылар бар. Бу хакта бездә тикшерүләр үткәргән булсалар да, аны артык чыгармаска тырышалар. Бу хакта мәгълүматны минем ишеткәнем юк.

Президентның юлламасы бүгенге көн сәясәте генә түгел. Моңарчы да, соңгы 4-5 ел эчендә демография турында көн дә сөйләми калганнары юк. Хәзерге көндә балаларны яклау, аларга матди ярдәм күрсәтү өчен аерым кануннар, програмнар кабул иттеләр. Әмма хатын-кызларга бирелгән финанс ярдәмнәре барыбер әз инде. Ул ярдәм күләмнәрен берничек тә Европаныкы белән чагыштырып булмый”, дип белдерә Сүрия Усманова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG