Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астанада Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы җыены тәмамлана


Кичә саммитта чыгыш ясаган АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон әгъза-илләрне Әфганстан белән чикләрне ныгытырга чакырды.

Җыенда тикшерелгән мәсьәләрнең берсе шулай ук Таулы Карабах низагын чишү юллары иде. Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев солых сөйләшүләренә әзер булганын һәм аларның кыска вакыт эчендә тәмамларга теләвен белдерде.

Русия президенты Дмитрий Медведев Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының эш ысулларын яңартырга чакырды.

Әлеге саммит оешманың соңгы 11 елда булган иң зур җыены, анда 28 дәүләт башлыгы катнашты.
XS
SM
MD
LG