Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

Бурятиядә бер хәрбинең кыйнап үтерелүе тикшерелә


Бурятиядә бер хәрбинең үлемен тикшерү өчен җинаять эше ачылды.

Русия прокуратурасының тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 21 ноябрь көнне Улан-Удэ шәһәренең бер хәрби бүлегендә өлкән сержант Ленар Фаттахов Василий Фадин исемле хәрбине кыйнаган. Алган җәрәхәтләрдән Фадин бер атнадан хастаханәдә үлгән.

Фаттахов үз гаебен таныган, дип хәбәр ителә. Сержантка вазыйфасын кулланып кеше сәламәтлегенә үлемгә китергән зур зыян салуда гаепләү белдерелде.

XS
SM
MD
LG