Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венада атом энергиясе идарәсе утырышы ачылды


Халыкара атом энергиясе идарәсенең Венада ачылган ике көнлек утырышында Иранның атом программасы турында сөйләшү бара.

Сигез ел дәвам иткән тикшерүләрдән соң идарә Иранның атом программасы максатын белә алмады. Тәһран программаның максаты тыныч, дип белдерә.

Халыкара җәмәгатьчелек Иран яшерен атом коралы ясый, дип борчыла.

Декабрьнең 6-7 көннәрендә Женевада Иран вәкиле һәм Британия, Кытай, Русия, АКШ, Франция һәм Германия дипломатлары очрашуында атом программасы турында сөйләшүләр үтәчәк.
XS
SM
MD
LG