Accessibility links

Казанда футбол тарихындагы иң озын уен уйналды


2013 елда Универсиада үткәрергә әзерләнгән Казанның Үзәк стадионында шушы минутларда дөнья футбол тарихындагы иң озын уен тәмамланды. 2013 минутлык уенны Казан Русиягә багышлап оештырды. Бүген Цюрихта 2018 ел дөнья беренчелеген үткәрү хокукы өчен көрәшкән илләр арасында Русия бар. Русиянең көндәшләре - Британия, Испания һәм Португалия, Нидерланд һәм Бельгия.

Уен 1 декабрь иртәнге 8дә башланып 33 сәгать һәм 33 минут барды, Цюрихта тавыш бирү башланырга ярты сәгать кала тәмамланды. Уенда Татарстан хөкүмәте һәм Казан шәһәр хакимияте такымнары катнашты.

Һәр 45 минут саен такымнардагы уенчылар алмашынып торды. Барлыгы уенда 82 такым катнашты. Алар студентлар, мәктәп укучылары, спорт мәктәпләрендә укучылар һәм рәсмиләрдән җыелды.
XS
SM
MD
LG