Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

“Известия” газеты Русия яшьләр эшләре Федераль агентлыгы башлыгы Василий Якеменконың, Чаллының җинаятьчел төркем корган “Акбарс” компаниясенең оештыручылары арасында булуы турында язып чыкты.

Газет хәбәренә караганда, ширкәт оештыручылары арасында Василий Якеменко белән беррәттән тагын биш кеше исәпләнә. Аларның күпчелеге Чаллының “29нчы комплекс” җинаятьчел төркеме лидерлары булган һәм авыр җинаять эшләүдә гаепләнеп хөкемгә тартылган.

Заманында исемен Чаллыга гына түгел бөтен илгә ишеттергән җинаятьчел төркем үз эшен 90нчы елларда җирле базардагы сатучылардан акча талап башлый. Бандитлар үзләрен санламаган сатучыларны күп уйлап тормыйча, башларын һәм кул бармакларын кисеп юкка чыгара баралар.

“Известия”нең Татарстан милициясе мәгълүматларына нигезләнеп язылган хәбәренә караганда, Чаллы җинаятьчел төркеме алга таба “КамАЗ”ның яртысын диярлек үз карамагына ала. 1990нчы елда төркемдә меңгә якын кеше исәпләнгән. Һәм ул инде Алабуга, Бөгелмә кебек Татарстанның кайбер районнарында үз көчен сиздерә башлый.

Алга таба “29нчы комплекс” ның башлыклары Мәскәүгә күченә. Ул вакытта төркемнең еллык кереме ун миллион долларлар белән исәпләнә.

Төркемнең таркалуы 2001нче елда башлана. Русия һәм Украинадагы кулга алулар нәтиҗәсендә мәхкәмә эскәмиясенә дистәләрчә төркем әгъзасы утыртыла. 2006нчы елда Татарстан югары мәхкәмәсе 33 җинаятьчене озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итә.

Газет хәбәренә караганда, Русия яшьләр эшләре Федераль агентлыгы башлыгы Василий Якеменконың исеме, Чаллы җинаятьчел төркемен корган ширкәт кешеләре арасында урын ала.

Федераль агентлыкның матбугат үзәге, “Акбарс” ширкәтендә телгә алынган үз җитәкчеләренең исеме канунсыз булуы, ширкәтне оештыручыларның Якеменконың паспорт мәгълүматларыннан файдаланган булулары турында әйтә.

Русия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Василий Якеменконың җинаятьчеләр корган ширкәт белән бәйләнеше булуы турындагы хәбәрләрнең дөреслеккә туры килеп-килмәвен тикшерергә кушкан, дип белдерә “Известия” газеты.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2 декабрьдә сәгать 12дә “gazeta.ru” редакциясендә, аның белән алдан килешенгән онлайн-әңгәмә булырга тиеш иде.

Әлеге сәхифә хәбәренә караганда, аңа атап 400дән артык сорау килгән булган. Ләкин Василий Якеменко бу вакытта “ашыгыч эш киңәшмәсе” булуын сәбәп итеп, онлайн-әңгәмәдән баш тарткан.

XS
SM
MD
LG