Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks: Русия – мафия дәүләте


АКШ дипломатларының WikiLeaks сәхифәсе аша дөньяга чыккан яшерен мәгълүматларында Русия хөкүмәтенең оешкан җинаятьчел төркемнәр белән бәйләнештә торуы телгә алына.

Испания прокуроры Хосе Гонзалес Испаниядә дистә еллар Русия мафиясе җинаятьләрен тикшергән вакытта АКШ рәсмиләренә “Русия – мафия дәүләте, андагы сәяси партияләр оешкан җинаятьчел төркемнәр белән тыгыз бәйләнештә тора” дип әйткән. Шулай ук прорурор Русия күзләү хезмәтенең корал сату өчен мафияне куллануы турында да әйткән.

Гонзалес премьер-министр Владимир Путинның Лондонда Александр Литвиненконы кем үтерүен белүен телгә алган.

Путин моны “гайбәт һәм саташу” дип атады.
XS
SM
MD
LG