Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау сәнгать мәктәбендә татар көйләрен дә өйрәтәләр


Фирдәүс Мортазин җырчы Ләйсирә Шәрипова белән
Фирдәүс Мортазин җырчы Ләйсирә Шәрипова белән

Ижау шәһәренең сәнгать мәктәпләрендә балаларны музыка серләре белән таныштыручы милләттәшләребез байтак. Алар арасында Ижау шәһәренең 2нче сәнгать мәктәбендә Фирдәүс Сабир улы Мортазин инде өч дистә елга якын малай-кызларны баян һәм аккордеонда уйнарга өйрәтә.

Фирдәүс Мортазин татар гаиләсеннән килүче балаларга милли моңнарыбызны өйрәтүне дә максаты итеп куя. Татар иҗтимагый үзәге оештырган беренче бәйгеләрдә үк аның шәкертләре катнашты. Алар татар халык көйләрен һәм композиторларыбыз әсәрләрен өйрәнеп, призлы урыннарга лаек булды.

Фирдәүс әфәнде Ижау шәһәренең 2нче сәнгать мәктәбендә 26 ел укыта. Башлангыч музыкаль белемне үзе дә монда алган. Аннан соң музыка училищесын тәмамлап, Казанда мәдәният институтында югары белемгә ия булган. Хәзер малай-кызларга үзе белгәнен өйрәтә.

“Сәләтсез балалар юк. Аларның сәләтен ачу өчен ачкыч кына табарга кирәк”, ди ул.

Музыка серләренә төшенергә килгән һәр балага ачкыч табып, һәр баланың күңелендә милли көйләребезгә дә мәхәббәт тудыру – шушы максатка ирешү өчен укытучы төрле алымнар кулланып эшли.

Быел аның сыйныфында унөч бала баян һәм аккордеонда уйнарга өйрәнергә йөри. Аларның сигезе татар һәм катнаш гаиләләрдән. Шуңа да программадан тыш, татар көйләрен уйнарга өйрәтү - укытучының максаты. Бу укучыларның да зур теләге.

Салават Мөһтәров:“Миңа баянда татар көйләрен уйнау бик ошый. Өйдә әни белән дә уйныйбыз. Тагын күбрәк өйрәнергә кирәк”, ди.

Салават Мөһтаровны укытучысы сәләтле шәкерт дип әйтте. Аңа зур өметләр баглый. Хәтта аны киләчәктә үзенең юлын дәвам итүче итеп күрә.

Фирдәүс Мортазин укучылары белән



“Балалар алар үзләре өйрәтәләр. Аларны тыңларга кирәк, аңларга кирәк. Ничә ел эшлим, һәр баланы бертөрле укытып булмый.Үзеңне ул бала урынына куеп карарга кирәк. Шул вакытта кирәк сүзләр табарга була”, ди Фирдәүс Мортазин.

Укытучыга ярдәмгә әти-әниләр килә. Әбиләр дә оныкларының музыка белән шөгыльләнүенә сөенә. Дәнә апа Брахманова оныгы Альбертны өч ел йөртә бу мәктәпкә. Укытучының үз милләтеннән булуына, татар көйләрен уйнавына бик сөенә.

Рөстәм Нәфыйков “аккордеонның тавышы матур, шуңа да бу уен коралын сайладым”, дип уртаклашты. Дәресләр кызыклы, мавыктыргыч итеп уза. Шәкертен көйне ноталар буенча гына түгел, музыка темпын ишетеп, дөрес һәм җиренә җиткереп уйнарга өйрәтә остаз.

Музыка укытучысы татар гаиләләреннән балаларны үзебезнең моңнарыбыз белән кызыксындыру, аларда татар композиторлары әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә әүзем эшли. Татар әсәрләре ноталарын төрле юллар белән табып, аларны балаларның уйнау сәләтенә, күңелләренә туры килерлек итеп эшкәртә дә. Еш кына укытучының үзенә дә балалар өчен әсәрләр язарга туры килә. Татар халык көйләренә тезмәләр эшкәртмәсен булдырып, балаларга кызыклы булган көйләргә инструменталь музыка да яза.

Фирдәүс Мортазин үзенә музыка белемен алган чорда татарча уйнарга өйрәнергә мөмкинлекләр булмавын искә алды. Барлык мәктәпләр “өстә” кабул ителгән бер программа буенча музыка белеме бирелгән. Аннан читкә китү, хәтта милли республикаларда да балаларга үз җирлегендәге композиторлар әсәрләрен өйрәтергә дә рөхсәт бирелмәгән.

Фирдәүс әфәнде күп кенә җырлар авторы да әле. Аларның сүзләре Удмуртиядә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнеке. Башкаручылар да республикада үсеп чыккан җырчылар.

Аның беренче укучылары инде үзләре балаларга белем бирә, сәхнәдән чыгыш ясый, бәйгеләрдә җиңү яулап, югары дәрәҗәләргә ирештеләр.

Ул шулай ук балаларны музыкага кызыктыру өчен сәнгатьнең икенче төрләренә дә тарта. Музыка тыңлап ясаган рәсемнәр, балаларның холкы төрле булган кебек, бик төрле, кызыклы.

2010 ел укытучыга уңыш китерде. Фирдәүс Мортазинның тырыш хезмәте, балаларда музыка сәләтен ачу тәҗрибәсе, бәйгеләрдә җиңү яулаган шәкертләр әзерләве өчен аңа Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Шулай ук ел да укыту бүлмәләрен бизәү бәйгесендә дә Фирдәүс әфәнде беренче урын алды. Шуның өчен бирелгән сертификат аңа эшен яңача, заманча алып бару өчен техник җиһазлар алырга мөмкинлек бирде.

Фирдәүс Мортазинның иң зур теләге – халкыбыз көйләрен һәм шулай ук үзе язган җырларны башкаручылардан ансамбль төзү. Бу ниятен тормышка ашыруга юнәлтергә исәбе укытучының.
XS
SM
MD
LG