Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Миронов булып китте


Cергей Миронов Татарстан Дәүләт шурасында чыгыш ясый, 2 декабрь 2010 ел.
Cергей Миронов Татарстан Дәүләт шурасында чыгыш ясый, 2 декабрь 2010 ел.

1-2 декабрь көннәрендә Казанда Русия Федерация шурасы рәисе һәм "Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов булып китте. Миңнеханов белән очрашудан тыш, ул Универсиада корылмаларын карап, депутатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән күрешеп сөйләште.

Татарстан җитәкчелегенең Сергей Миронов белән төрле мәсьәләләрдә эш иткәне булса да, бу Русия түрәсенең Татарстанга моңарчы килгәне юк иде.

Сергей Мироновның Татарстанга карашы төрле булды. Аның республика җитәкчеләренең горурлыгы булган шартнамәнең кирәк булмавы турында да әйткәне бар, башка яклардан каршылык белдергәне булды. Ни генә булмасын, Русиянең зур түрәсен Татарстанда югары дәрәҗәдә кабул иттеләр. Чәршәмбе кичендә һава аланында аны президент һәм башка рәсми кешеләр каршы алды. Соңыннан аны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

Нефть ширкәтләре өчен аерым салымнар мәсьәләсе каралды


Ике көнлек сәфәр барышында ул башта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып алды. Очрашу барышында ул республика өчен бик мөһим мәсьәлә, нефть ширкәтләре өчен аерым салым кертү мәсьәләсендә катнашырга вәгъдә иткән.

Икенче көнне Сергей Миронов Универсиада корылмалары белән танышты, Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәк салды, Казан изге ана иконасы куелган чиркәүгә барды, анда шәмнәр куйды.


Шул ук көнне Федерация Шурасы рәисе Казан федераль университетында геология факультеты студентлары алдында климат үзгәрүе турында чыгыш ясады, кичен ул опера һәм балет театрында сәнгать әһелләре белән күреште.

Иң мөһим, иң кызыклы очрашу Дәүләт Шурасында булгандыр. Анда республика парламенты һәм Казан Думасы депутатлары, Яшьләр пулаты әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган иде.

Русия Федерациясе Шурасы рәисе Сергей Миронов үзенең нотыгында Татарстанның заманча технологияләр белән эшләвенә, энергияне саклау юнәлешләрендәге эшләренә югары бәя биргән.

Шулай ук агентлыклар хәбәренә караганда, ул Русия президентының юлламасында әйтелгән фикерләргә басым ясаган. Аерым алганда, халык санын кимүне миграция хисабына каплау дөрес түгел, 3 балалы гаиләгә йөз тотарга кирәк, дип әйткән.

"Төбәк компонентын бетереп ашыктылар"

Русия Федерациясе Шурасы рәисе депутатларга федераль кануннарга төзәтмәләр карауны тизләтергә вәгъдә иткән.

Бу очрашуда Сергей Миронов сорауларга да җавап бирде. Дәүләт шурасының фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев милли мәгарифнең киләчәге, Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә бирү әмеренең Конституциягә туры килү-килмәү мәсьәләсенә карашы белән кызыксынды.

Миронов Бердәм дәүләт имтиханына каршы булуын әйткән һәм, милли төбәк компонентын бетереп ашыктылар, дип белдергән.

Разил Вәлиев соңыннан "Азатлык"ка очрашуның эчтәлеге һәм аннан алган тәэсирләр турында сөйләде.

"Миронов матур җавап бирде, әмма сәясмәннәрчә, конкрет юллар күрсәтүдән качты", ди ул.

Шулай ук аңа Русия төбәкләрендә иң югары җитәкчеләрнең, җирле парламентның исемнәре турында да сораулар бирелде, дип хәбәр итте Разил Вәлиев.

Федерация шурасы рәисе Миронов, өлкә һәм республикада исемнәр кабатланмаска тиеш, дип әйткән. Иң югары җитәкчеләрнең президент дип аталуын да ул хупламый.

"Ул үзен демократларча тотты, теле телгә йокмый. Матур сөйләү кирәк, аның артында конкрет гамәлләр торса, тагы да яхшырак булыр иде", диде очрашудан соң Разил Вәлиев.

Разил әфәнде Сергей Мироновның Татарстанга килү максатын позицияләрен ныгыту теләге белән аңлатты.

"Ул җитәкләгән "Гадел Русия" фиркасе дә республикада бик югары урыннарда түгел. Ул аны да уйлыйдыр. Хәзер Русиядә унитаризм төсмерләре арта бара. Бәлкем аның Федерация шурасының көчен арттырасы киләдер. Ни дисәң дә, бу аның беренче сәфәре, иң беренче чиратта аның максаты – танышу дип уйлыйм", диде ул.

1 декабрь кичендә Казан һава аланына килеп төшкәч ук, Сергей Миронов Татарстанга яңадан килергә җыенуын белдерде. Ул киләсе җәйдә Татарстанда күчмә форум үткәрергә теләвен әйтте.
XS
SM
MD
LG